1754 елның 20 сентябре, Санкт-Петербург — 1801 елның 12 марты, шунда ук.

Патшалык итә башлагач, үзгәртеп корулар уздыра, алар барышында Казан наместниклыгы (1796), Арча, Спас, Тәтеш өязләре (1799) бетерелә, Казан полициясе оештырыла (1797–1798), Казан руханилар семинариясе академия итеп үзгәртелә (1798).

1796 елда наместниклык идарәсе губерна идарәсенә әверелә; гражданлык эшләре һәм җинаять эшләре мәхкәмә палаталары мәхкәмә һәм җәза бирү палатасына берләштерелә; югары земство мәхкәмәсе, губерна магистраты, түбән расправалар һ.б. бетерелә.

1798 елның маенда П.I Оренбург хәрби инспекциясе гаскәрләрен тикшерү өчен Казан губернасына сәяхәт кыла. 22–24 майда ул Козьмодемьянск, Чабаксар, Зөя шәһәрләрендә була, 24–30 майда Казанда генерал Лецкий йортында туктала. Кремльне, Благовещение соборын, Казан Богородица хатын-кызлар монастырен һ.б. истәлекле урыннарны карый. Дворяннар һәм шәһәр кешеләрен кабул итә, Арча кырында хәрби өйрәнүләр белән җитәкчелек итә. Казан шәһәренә яңа җирләр «кисеп бирергә» боера; Гостиный двор, лазаретлар, Богородица монастырендагы собор төзелешенә үзеннән акча кертә, казна урманнарын саклау өчен Адмиралтейств-коллегия каршында урманчылык департаменты оештыра; Беренче ир балалар гимназиясе уставын раслый, гимназия өчен Воскресенский урамындагы губернатор йортын һәм кенәз Г.А.Потемкин китапханәсен тапшыру турындагы боерык бирә.

Император Казанга утырып килгән катер соңыннан җирле адмиралтействога саклауга бирелә (1950 еллар уртасында яна).