Биографиясе

1939 елның 28 октябре, Биләр районы, хәзер Нурлат районы Чура Батыр авылы — 2016 елның 16 марты.

Казан музыка училищесен тәмамлый (1962).

1962–1968 елларда Татар дәүләт Җыр һәм бию ансамблендә баянчы, соңрак оркестр җитәкчесе, 1968–1977 елларда филармониянең лекторий бүлегендә аккомпаниатор, 1977–1978 елларда Уфа дәүләт филармониясендә концертмейстер.

1978–1981 елларда Татар опера һәм балет театрының концерт төркемендә баянчы, 1982– 2004 елларда Казанның 18 нче номерлы сәнгать мәктәбендә укытучы.

Иҗаты

Халык һәм татар композиторларының көйләрен эшкәртә.

«Каз канаты», «Кошлар кебек», «Минзәлә», «Тәфтиләү» (халык көйләре); «Җиз кыңгырау моңнары» (В.Хәбисламов муз.), «Бәрәңге» (И.Хисамов муз.), «Ямьле Чирмешән буйлары» (И.Шәмсетдинов муз.), «Студентлар маршы» (А.Ключарёв муз.), «Гаянэ» (А.Хачатурян муз.) һ.б. шундыйлардан.

Макаров сихри моңга ия күп җырлар авторы. 60 нчы еллардан аның шагыйрь Хәсән Туфан белән иҗади дуслыгы башлана. Композитор шагыйрьнең «Киек казлар», «Агыла да болыт агыла», «Юксындырсаң, нишләрмен», «Ай чыга Арча кырыннан» һ.б. шигырьләрен көйгә сала. Аның иҗатының үзенчәлеге — музыкаль аһәңгә бай булуы «Ни сөйли урман» (С.Хәким шигыре), «Ак самавыр» (Г.Зәйнашева), «Төнбоеклар» (И.Юзеев), «Мәк чәчәге» (А.Абдуллин), «Тормыштан суынма син» (Ф.Яруллин), «Дөнья матур, дөнья киң» (Г.Афзал), «Иң кадерлем син генә» (М.Хөсәен), «Уралым» (А.Игебаев) һ.б. романсларында һәм лирик җырларында ачык күренә.

 Аналарга олы хөрмәт композитор күңелендә аеруча мөһим урын алып тора, ана образы аның «Бала йоклату» (үз шигыре), «Кара шәле килә сөйрәлеп» (З.Насыйбуллин) һ.б. тәэсирле бирелә.

Композиторның яраткан темалары бихисап бай һәм күптөрле. Г.Тукайның «Кырлай», «Су анасы», «Таз малай», «Кызыклы шәкерт», «Мәзәк бию» һ.б.ның мәшһүр әсәрләреннән музыкаль күренешләр иҗат итә.

Макаровның әсәрләре ТРның танылган коллективлары һәм күренекле җырчылар репертуарына кертелә. Инструменталь әсәрләрен Р.Үтәй, А.Шутиков, Р.Халитов, Р.Мостафин, Х.Нигъмәтҗанов җитәкчелегендәге халык музыка уен кораллары оркестрлары башкара.

Макаров, баянчы һәм композитор буларак, актив концерт эшчәнлеге алып бара. СССР һәм Россия шәһәрләрендә, чит илләрдә (Польша, Монголия, Финляндия, Чехословакия) гастрольләрдә була.

Радио, телевидение фондларында инструменталь әсәрләреннән язмалар, хор әсәрләре, йөзләп җыры саклана.

Әсәрләре

Баян өчен пьесалар. К., 1969;

Биергә өйрән! К., 1984 (автордаш);

Йөз татар биюе. К., 1989 (автордаш); Еллар һәм җырлар. К., 2003;

Сәнгатебез йолдызлары. К., 2011.