ТАССР Югары Совет Президиумының 1985 ел 7 июнь Указы белән гамәлгә кертелә.

Татарстан Республикасы Президенты (1991 елга кадәр ТАССР, ТССР Югары Совет Президиумы) тарафыннан техник прогрессны үстерүгә керткән өлеше өчен уйлап табу авторларына бирелә. Мактау грамотасы һәм күкрәк билгесе белән бергә тапшырыла.

2015 елның 1 гыйнварына бу исемгә 99 кеше лаек була.