Илләт һәм Ашыт елгалары субүләрендә урнашкан. Биектау районының Гәр авылыннан 1,4 км көнбатыштарак.

Су өслегенең мәйданы 1,44 га. Су күләме якынча 30 мең м3. Озынлыгы 250 м, иң зур киңлеге 70 м. Уртача тирәнлеге 2 м тирәсе, иң зур тирәнлеге 4,5 м.

Күл карст-суффозия күренешләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Озынча түгәрәк формада. Ярлары күтәренке.

Туенуы тотрыклы, күбесенчә җир асты сулары исәбенә.

Ял итү урыны.