Биографиясе

1938 елның 16 маенда Куйбышев өлкәсенең Пестравский районы Красный Яр поселогында туган.

1968 елда Куйбышев политехника институтын тәмамлый.

1961–1966 елларда Куйбышев спирт синтезы заводының полиэтилен бүлеп чыгару цехы аппаратчысы.

1966–1968 елларда Яңа Куйбышев нефть химиясе комбинатының (Куйбышев өлкәсе) бүлек җитәкчесе.

1968–1997 елларда «Түбәнкаманефтьхим» акционерлык җәмгыятендә: цех җитәкчесе, баш инженер урынбасары, икенче санлы ясалма изопрен каучук җитештерү заводы директоры; 1977 елдан беренче санлы изопрен мономер җитештерү заводы директоры; акционерлык җәмгыятенең баш технологы, 1993 елдан баш инженеры, вице-президенты, баш инженер урынбасары.

Ворожейкин җитәкчелегендә изопрен-мономер җитештерү заводы төзелә, гади полиэфир һәм стирольдан өстәмә пропилен окисе алу производстволарында проектта каралган куәткә җибәрү-көйләү эшләре башкарыла.

Уйлап табуга 75 авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге ясалма каучук мономерлары җитештерүне арттыруның яңа ысулларын эшләгән һәм гамәлгә керткән өчен бирелә.

Хезмәт Кызыл Байрагы, Почёт билгесе орденнары, СССР ВДНХсының алтын медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Изучение распределения катализатора ИМ-2201 в реакторах дегидрирования // Промышленность синтетического каучука, шин и резино-технических изделий. 1986. № 12 (автордаш).

Условия работы электрофильтров ОГП-4-16 на блоках дегидрирования углеводородов // Промышленность синтетического каучука, шин и резино-технических изделий. 1987. № 4 (автордаш).

Природоохранные мероприятия в ПО «Нижнекамскнефтехим» // Нефтепереработка и нефтехимия. 1990. № 11 (автордаш).