Тарихы

Авылга XVIII йөз башында Түбән Новгород өлкәсеннән күчеп килүчеләр нигез сала. Беренче исеме – Түбән Бүсерәк.

1861 елгы реформага кадәр халкы крепостной крәстияннәр катлавына карый (алпавыт Левашёвлар, шул исәптән генерал-лейтенант А.И.Левашёв (1739−1811) карамагында булалар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, кирпеч сугу, көпчәк һәм ат дирбиясе ясау кәсепчелеге таралган була.

1769 елда авылда Н.П.Рычков җитәкчелегендә – Санкт-Петербург Фәннәр академиясе, 1851 елда Генераль Штаб экспедицияләре булып китә.

XX башында авылда су тегермәне, 2 икмәк саклау һәм сату кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 545 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 68 хуҗалыкның 16 сында ат юк, 49 ы − бер, ике, 3 хуҗалык өч һәм күбрәк эш аты тота; 824 баш мөгезле эре һәм башка терлек теркәлә. 8 хуҗалык авыл хуҗалыгы хезмәтен вак һөнәрчелек кәсепчелеге белән бергә алып бара.

Авыл янында алпавыт Молоствовлар хуторы урнашкан була. Авыл Яңа Спас авылының Спас чиркәве приходына карый.

Авыл халкы 1920 елдагы “сәнәкчеләр” фетнәсендә катнаша.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Яңа Спас волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә; 1922 елдан Чаллы кантонында, 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Яңа Спас авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Победа” колхозы оештырыла (беренче рәисе – А.Г.Горланов). 1957 елдан − зурайтылган Ленин исемендәге, 1959 елдан – “Россия”, 1962 елдан – “Правда” (барсының да үзәк утары Яңа Спас авылында) колхозлары, 1993 елдан – “Бүсерәк” акционерлык җәмгыяте, 1999 елдан – “Яңа Спас” авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү кооперативы, 2005 елдан”Восток” агрофирмасы бүлекчәсе составында, шулай ук крәстиян фермер хуҗалыклары эшли (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Мәгариф

1963−2014 елларда башлангыч мәктәп була.

Халык саны

1859 елда – 247,
1920 елда – 454,
1926 елда – 507,
1938 елда – 543,
1949 елда – 554,
1958 елда – 435,
1970 елда – 288,
1979 елда – 192,
1989 елда – 101,
2002 елда – 98,
2010 елда – 97,
2017 елда – 89 кеше (руслар – 90%, керәшен татарлар –10%).