Биографиясе

1923 елның 1 мае, Казан — 1991 елның 7 июле, шунда ук.

1950 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли.

1953 елдан Казан авиация институтында, теоретик радиотехника һәм электроника кафедрасы мөдире (1954–1988), бер үк вакытта ректор (1967–1977), микроэлектроника проблемалы лаборатория бүлегенең фәнни җитәкчесе (1962 елдан), мәгълүматны электрохимик үзгәрткечләр — ЭХПИ лабораториясе мөдире (1975 елдан), шул ук кафедраның профессоры (1988 елдан).

Казан авиация институтында Нигъмәтуллин җитәкчелек иткән елларда 2 факультет — автотөзелеш (1970), хисаплау һәм идарә итү системалары (1972) факультетлары оештырыла, яңа уку биналары, тулай тораклар, спорт комплексы төзелә, Казансу елгасының уңъяк ярында институт шәһәрчеге проектлаштырыла һәм төзелә башлый; институт Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә (1967), академик А.Н.Туполев исеме бирелә (1973).

Фәнни эшчәнлеге

Нигъмәтуллин хемотроника — молекуляр электроника өлкәсендә яңа фәнни юнәлешкә нигез сала. ЭХПИ, электрон җайланмалар һәм алар нигезендә системалар төзү өлкәсендә эшли.

Нигъмәтуллин молекуляр электрониканың теоретик нигезләрен; ЭХПИнең математик һәм электрик модельләрен төзи, аларда вакланмалы интегродифференциаллау операцияләре баруын ачыклый, мондый операцияләрнең төрле сигналларны функциональ рәвеш үзгәртү һәм эшкәртү өчен куллануда отышлы булуын күрсәтә.

СССРда беренче булып матдәләрнең составын һәм үзлекләрен экс­пресс-анализлау өчен осциллографик полярограф куллана (1952); электр үткәрүчән сыеклык агымнарында турбулентлыкны һәм күчерү процессларын өйрәнүдә, диңгез суын тикшерүдә үлчәү системалары төзү өчен электрохимик алымнар һәм датчикларның өстенлекләрен һәм отышлылыгын күрсәтә. Электр чылбырлары теориясенә яңа тип элементлар (реконд, реинд) кертә (1989), алар исә Лаплас операторының ирекле вакланмалы дәрәҗәсе булган электр чылбырлары, шулай ук даими фазалы системалар (СРЕ-элементлар) синтезларга мөмкинлек бирә, вакланмалы операторлар белән электрод-электролит бүленеше чигенең фракталь геометрия арасындагы бәйлелекне күрсәтә.

СССР ФАнең электрохимия буенча фәнни советы әгъзасы (1968–1991); «Труды КАИ» радиотехник сериясенең һәм югары уку йортлары өчен «Радиотехнические устройства и системы» җыентыгының җаваплы мөхәррире (1964–1991). 1970–1981 елларда ТАССР ЮС депутаты. ТАССР ЮС рәисе (1971–1980).

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының алтын һәм көмеш медальләре; ТАССР Югары Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Истәлеге

Казанның бер урамы Нигъмәтуллин исемен йөртә.

Хезмәтләре

Теория электрохимического диода // Докл. АН СССР. 1963. Т. 150, № 3;

Общее уравнение и электрический аналог электролитической ячейки со сферическим стационарным микроэлек­тродом // Докл. АН СССР. 1963. Т. 151, № 6;

Электрохимические методы исследования процессов переноса в жидкостях // Успехи химии. 1975. Т. 44, вып. 11 (автордаш).

Әдәбият

Рашид Шакирович Нигматуллин в воспоминаниях современников и фотографиях. К., 2003.

Автор — Р.Г.Усманов