Тарихы

1710–1711 еллардан мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, 5 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1219,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Комазан волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Көек-Ерыкса авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1924 елда – авылда авыл хуҗалыгы кредит ширкәте, 1930 елда “Вилком” колхозы оештырыла. 1951 елдан “Марс” колхозы составында (Көек-Ерыкса авылы). 1957 елда “Марс” колхозы “Дружба” колхозы итеп үзгәртелә (Көек-Ерыкса, Иске Чиркәс, Гришкино, Каргалы авыллары).

1997 елда – “Дружба” авыл хуҗалыгы кооперативы, 2001 елда – “Дружба” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2002 елда – “Дружба” агрофирмасы (2005 елдан “Вамин-Тәкәнеш” агрофирмасы составында). 2005 елда “Вамин” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте “Нократ” агрофирмасы”ның “Дружба” бүлеге итеп үзгәртелә. 2015 елда хуҗалык шәхси эшкуар Р.М.Мотыйгуллинга күчә.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1924–1974 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли.

1920 елларда – китапханә (1927 елдан элекке мулла Ф.Касыймов йортында урнаша; 1950 еллар башында Көек-Ерыкса авылына күчерелә), 1923 елда – клуб (1936 елдан элекке мәчет бинасында), 1931 елда – балалар бакчасы (С.Вәлиуллинның элекке йортында, 1956 елда стандарт бина төзелә, 1960 елда балалар бакчасы ябыла, бинасында медпункт һәм бала тудыру йорты урнаша), 1943 елда фельдшер-акушерлык пункты (элекке кулак крәстиян йортында урнаша, 1964–1982 елларда элекке балалар бакчасы бинасында, аннары Көек-Ерыкса авылының буш балалар бакчасы бинасына күчерелә, 2002 елда яңа балалар бакчасы бинасында) ачыла.

Дәвалау амбулаториясе (2016 елдан), “Рәшидә” мәчете (2005 елдан) эшли. Төзекләндерелгән “Баллы чишмә” бар.

Авыл тирәсендә археология истәлеге ачыклана – Яңа Комазан туктаулыгы (Казан яны культурасының Маклашеевка этабы).

Халык саны

1782 елда — 111 ир-ат;
1859 елда — 513,
1897 елда — 856,
1908 елда — 1098,
1920 елда — 1043,
1926 елда — 1088,
1938 елда — 1039,
1949 елда — 788,
1958 елда — 627,
1970 елда — 780,
1979 елда — 688,
1989 елда — 503,
2002 елда — 485,
2010 елда — 443,
2017 елда — 306 кеше (татарлар).