Тарихы

Авыл 1716−1717 еллардан билгеле. Йомышлы татарлар нигез сала.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, мичкә ясау кәсепчелеге киң таралган була.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, тегермән, 5 вак-төякләр кибете эшли. 1908 елда мәчет каршында мәктәп ачыла.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1952 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Мукшы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан − Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән − Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Яңа Кармәт авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 еллар башында Ворошилов исемендәге колхоз оештырыла, 1957 елда ул “Большевик” колхозына (Аксубай поселогы) керә, 1961 елда “Аксубай”, аннары – “Восход” колхозына үзгәртелә. 1983 елда мөстәкыйль “Дума” совхозы булып билгеләнә.

1994 елдан “Дума” күмәк предприятиесе, 2004 елда ул “Агрофирма “Вамин-Аксу” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыть составына керә.

Халкы күбесенчә “Сөт иле − Аксу” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1950 елда − җидееллыкка, 1966 елда урта мәктәпкә үзгәртелә. 2001 елда Нәҗип Думави исеме бирелә.

2016 елда мәктәпкә балалар бакчасы кушыла.

1996 елда мәктәптә музей ачыла, 2002 елда ул мәктәп төбәк тарихы музее статусын ала.

Авылда мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2000 елдан) бар.

Авыл янында Яңа Дума (Дума) авыллыгы (Алтын Урда чоры болгар  һәм Казан ханлыгы истәлеге), Яңа Дума (Дума) курганы (соңгы бронза), кабер ташлары булган XIV йөз Яңа Дума каберлеге (4 кабер ташы һәм 1 кабер ташы ватыгы) табыла.

Күренекле кешеләре

И.З.Гафиятов (1954 елда туган) – икътисадчы, икътисад фәннәре докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе;

И.Н.Зиннуров (1946 елда туган) – режиссер, педагог, ТАССР, РФнең атказанган сәнгать эшлеклесе;

Р.М.Низамова (1944 елда туган) − балалар язучысы, РФнең атказанган укытучысы;

Г.И.Сабирова (1982 елда туган) – шагыйрә, журналист;

Н.С.Тахтамышев (Думави) (1883−1933) – язучы, әдәби тәнкыйтьче һәм публицист;

М.С.Хәбибуллин (1956 елда туган) – Түбән Кама наркология диспансеры баш табибы (2010 елдан).

Халык саны

1782 елда – 97 ир заты;
1859 елда – 884,
1897 елда – 1550,
1908 елда – 1737,
1920 елда – 1924,
1926 елда – 1222,
1938 елда – 1051,
1949 елда – 974,
1958 елда – 1044,
1970 елда – 957,
1979 елда – 801,
1989 елда – 477,
2002 елда – 452,
2010 елда – 469,
2015 елда – 441 кеше (татарлар).