Тарихы

Авылга XVIII йөздә нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, балта эше, такта яру.

XX йөз башында авылда мәчет (1893 елда элеккегесе урынына төзелә), мәктәп (1831 елда), бакалея, икмәк саклау-сату кибетләре бар.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1123 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Байсар волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Актаныш районында.

Хәзер Югары Яхшый авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда Чапаев исемендәге колхоз оештырыла. 1950 елда “Коминтерн” колхозы составында (Югары Яхшый авылы). 1984 елдан “Җиңүнең 40 еллыгы” колхозы составында була.

Халкы күбесенчә “Эконом” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2002 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли.

“Сабира” мәчете бар (1998 елдан, “Җиңүнең 40 еллыгы” колхозы акчасына төзелә).

Күренекле кешеләре

Таңчулпан (1966 елда туган) – шагыйрә, журналист;

Т.Г. Гашимов (1938 – 2005) – ТРның атказанган механизаторы;

Ф.З.Лотфуллин (1942 елда туган) – ТРның атказанган төзүчесе, Халыклар дуслыгы, ”Почет билгесе” орденнары кавалеры;

С.З.Хәбибуллина (Лотфуллина) (1944 елда туган) – ТРның атказанган сәүдә хезмәткәре.

Халык саны

1816 елда – 99 ир заты;
1859 елда – 356,
1870 елда – 414,
1884 елда – 544,
1897 елда – 471,
1906 елда – 707,
1913 елда – 548,
1920 елда – 522,
1926 елда – 298,
1938 елда – 330,
1949 елда – 129,
1958 елда – 315,
1970 елда – 286,
1979 елда – 221,
1989 елда – 153,
2002 елда – 112,
2010 елда – 107,
2015 елда – 100 кеше (татарлар).