Тарихы

Авылга XVIII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Чекан-Перевоз, Воскресенский, Линовка исемнәре белән дә билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы күбесенчә игенчелек һәм терлекчелек, тәгәрмәч һәм чүлмәк ясау, таш вату белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, Воскресение чиркәве (1932 елда ябыла), земство мәктәбе, хастаханәсе һәм почта станциясе, якшәмбе базары, 26 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр ярминкә эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 7025 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Чәкән волосте үзәге. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 20 октябреннән – Азнакай, 1935 елның 10 февраленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Вахитов авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Будённый исемендәге колхоз оештырыла. 1950 елда Константиновка авылы колхозы белән Шверник исемендәге колхозга берләштереләләр. 1957 елда М.Вахитов исемендәге совхоз (Победа поселогы) составына керә.

Халкы күбесенчә «Победа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә һәм «Агропродукт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2000–2013 елларда авылда урта мәктәп (бина 1977 елда төзелә), 2014 елда –тулы булмаган урта, 2015 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда балалар бакчасы, мәдәният йорты (2006 елда төзелә), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Авыл янында бронза дәвере туктаулыгы эзләре табыла.

Халык саны

1859 елда – 1126,
1889 елда – 1652,
1897 елда – 1998,
1910 елда – 2037,
1920 елда – 2537,
1926 елда – 2247,
1938 елда – 1451,
1949 елда – 833,
1958 елда – 570,
1970 елда – 478,
1979 елда – 385,
1989 елда – 312,
2002 елда – 403,
2010 елда – 365,
2015 елда – 350 кеше (руслар – 48%, татарлар – 41%).