Биографиясе

1770 ел – 1830 елның 21 октябре, Казан.

Дворяннар нәселеннән.

1787–1798 елларда Екатеринослав һәм Новороссийск губерналарында дәүләт хезмәтендә.

1798–1799 елларда Казандагы Беренче ир балалар гимназиясе казначее. 1800 елдан Санкт-Петербургта: Сенат генерал-прокуроры канцеляриясендә (1802 елга кадәр); 1802–1812 елларда Хәрби министрлыкта, 1812–1823 елларда Адмиралтействолар коллегиясе канцеляриясе идарәчесе.

1829 елдан Казан гражданнар губернаторы. Казанны төзекләндерү турында кайгырта, шәһәр урамнарына һәм мәйданнарына таш җәйдерүне оештыра, унивеситетны һәм башка уку йортларын үз яклавы астында тота, полициянең җинаятьчелеккә каршы көрәшен яхшыртуга ирешә.

Казанда ваба (холера) авыруы эпидемиясе вакытында (1830 елның сентябрь-октябре) авыруның губерна территориясенә таралмавы өчен көрәш оештыра. Аның боерыгы буенча карантин кертелә, кешеләр җыела торган барлык урыннар һәм базарлар ябыла, медицина докторы К.Ф.Фукска шәһәр халкына медицина ярдәме күрсәтүне оештыру тапшырыла. Ваба авыруыннан үлә.

Әдәбият

Агафонов Н.Я. Казань и казанцы. Казань, 1906. Ч. 1;

Долгов Е.Б. Казанские губернаторы – главы и хозяева «вручённой на смотрение губернии» // Проблемы истории государственного управления: Государственный аппарат и реформы в России. Санкт-Петербург, 2003.

Автор – Е.Б.Долгов.