Административ-территориаль буйсынуы

1921 елда нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан поселок ТАССРның Чистай кантоны Егоркино волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Әхмәт авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда поселокта «Трактор» колхозы оештырыла. 1950 елдан – «Комбайн» (үзәк утары – юкка чыккан Труд поселогы), 1958 елдан – «Дружба» (үзәк утары – юкка чыккан Кормыш авылы), 1980 елдан – Хафизов исемендәге (үзәк утары – юкка чыккан Кормыш авылы) колхозлар, 1995 елдан – Хафизов исемендәге крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 2000 елдан – Хафизов исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы, 2008 елдан «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгында эшли, үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Фельдшер-акушерлык пункты (2013 елдан, яңа бинада), мәчет бар.

Халык саны

1926 елда – 243,
1949 елда – 316,
1958 елда – 309,
1970 елда – 424,
1979 елда – 334,
1989 елда – 238,
2002 елда – 320,
2010 елда – 275,
2021 елда – 194 кеше (татарлар).