Эчтәлек

Революциягә кадәрге чыганакларда Салман Биеклеге исеме белән билгеле; җирле халык Морзалар Салманы исемен дә куллана.

Авылга 1797 елда Иске Салманнан күченгән морзалар нәселе Чепкеннар (Чапкуннар) нигез сала.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (элекке йомышлы һәм казна крәстияннәре) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

1790 елларда авылда мәчет салына, 1873 елда аның урынына яңасы төзелә (1937 елга кадәр эшли).

XX йөз башында мәктәп (1895 елда 15 ир бала укый), 2 бакалея кибете эшли.

1920 елларга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Базарлы Матак волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Иске Матак авыл җирлеге үзәге составына керә.

1930 елда авылда “Ударник” колхозы оеша, 1950 елдан – Ворошилов исемендәге колхоз, 1959 елдан – “Салман” совхозы, 1963 елдан – “Әлки” терлек симертү совхозы, 1985 – 2005 елларда “Труженник” совхозы составына керә.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар.

1996 елда мәчет, 2017 елда – авылны нигезләүчеләргә һәйкәл ачыла.

Авыл янәшәсендә җирле халык тарафыннан изге урын сыйфатында хөрмәтләнә торган, коесы булган һәм корбан чалулар өчен файдаланылучы мәйданчык урнашкан. Риваятьләр буенча анда Ибн Фадлан тукталган.

Халык саны

1859 елда – 211,
1897 елда – 255,
1908 елда – 290,
1921 елда – 266,
1926 елда – 182,
1938 елда – 236,
1949 елда – 255,
1958 елда – 255,
1970 елда – 240,
1979 елда – 216,
1989 елда – 75,
2002 елда – 63,
2010 елда – 51,
2015 елда – 48 кеше (татарлар).