1935 елда НКВД органнары тарафыннан кайбер затларны 1931 елда Мәскәү, Свердловск, Казан фәнни хезмәткәрләренең троцкийчыл җинаятьчел төркемендә катнашуда, легаль булмаган җыелышлар, И.В.Сталинга яла ягу компанияләре уздыруда гаепләп оештырылган эш

Оешманың Казан филиалы эше буенча 6 кеше уза — М.С.Бычкова, З.П.Винтайкин, Е.И.Медведев, З.Б.Надеева, Г.П.Щеперин, Н.Н.Эльвов. 1935 елның 15 октябрендә СССР Эчке эшләр халык комиссариаты каршындагы махсус киңәшмә гаепләнүчеләрнең эшен карый һәм аларны төрле срокларга хөкем итә (3 тән 5 елга кадәр, З.Б.Надеевага карата эш туктатыла).

ТАССР Югары мәхкәмәсе Президиумының 1958 ел 27 ноябрь карары белән хөкем карары юкка чыгарыла һәм гаепләнүчеләр гамәлендә җинаять составы булмау сәбәпле эш туктатыла.