Чын исем-фамилиясе Лебедева Ольга Сергеевна.

Биографиясе

 1854 ел, Казан – ?

Император шәркыять җәмгыятен төзүдә актив катнаша (1900 ел), аның мактаулы рәисе була, Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте әгъзасы.

Халыкара шәркыятьчеләр конгрессларында катнаша.

12 нче конгресста (Рим, 1899 ел) Казан татарлары тарихы турында ике доклад белән чыгыш ясый, алар соңыннан аерым китап булып басылып чыга.

Беренче докладта Казан ханлыгының сәяси тарихына, аның Мәскәү белән булган мөнәсәбәтләренә күзәтү ясау белән беррәттән татар халкының мәдәниятен, татар хатын-кызының җәмгыятьтә тоткан урынын тәфсилләп яктырта, мөселман халыкларына карата Россия хөкүмәте тарафыннан алып барылган көчләп чукындыру сәясәтен тәнкыйтьләп чыга.

Икенче докладта мөселман хатын-кызларының төрле тарихи чорларда җәмгыятьтә тоткан урыннарын һәм мөселман илләрендә аларның хокукы өчен барган көрәшне яктырта.

И.Ф.Готвальд, Н.Ф.Катанов, К.Насыйри, И.Н.Березин, В.В.Бартольд, Н.И.Веселовский, В.В.Радлов, И.Ю.Крачковский белән хезмәттәшлек итә.

А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, Л.Н.Толстой һәм башкаларның әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итә.

Хезмәтләре

Об эмансипации мусульманской женщины. СПб., 1900;

Abrege de l’histoire de Kazan. Offert aux membres du XII Congres des Orientalistes, Roma, 1899.

Әдәбият

Каримуллин А.Г. О.С.Лебедева — «Гульнар-ханум» // Народы Азии и Африки. 1977. № 3.                    

Автор – Ә.Г.Кәримуллин