XIX йөз ахыры — XX йөз башында барлыкка килә. Австрия социал-демократлары К.Реннер һәм О.Бауэр хезмәтләрендә мәдәният, тел, мәгариф өлкәләрендә мөстәкыйльлеккә ирешү милли мәсьәләләрне хәл итү буларак карала. О.Бауэрның «Милли мәсьәлә һәм социал-демократлар» хезмәте 1909 елда рус теленә тәрҗемә ителә һәм җәмәгатьчелектә киң кызыксыну уята.

Татарларда милли-мәдәни мохтарият идеясе туу

Татарларда милли-мәдәни мохтарият идеясе XIX йөздә — XX йөз башында, татар иҗтимагый фикерендә татар җәмгыятенең киләчәк сәясәтендә тотачак ролен фаразлау өстенлек иткән чорда, мәгърифәтчеләр (К.Насыйри, Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин) эшчәнлеге һәм исламдагы либераль-реформаторлык агымы (җәдитчелек) йогынтысында туа. Халыкларның империя составындагы урыны мәсьәләсен иң беренче булып үзенең диплом эшендә («Госманлы империясенең дәүләт институтлары тарихы буенча тикшеренү» — «Исследование по истории государственных институтов Османской империи». Париж, 1903) Й.Акчура күтәреп чыга; ул Төркия мисалында төрле этник төркемнәрне берләштерү һәм шул нигездә бердәм милләт төзү мөмкин булмавын күрсәтә. Акчура төп игътибарны, әгәр халыкларга мохтарият бирелмәсә, аларның тулы мөстәкыйльлек максатыннан кулларына корал алып, империядән аерылып чыкканчы көрәшәчәгенә юнәлтә. Аның фикеренчә, Госманлылар империясен федерация принципларында үзгәртеп корып кына саклап калырга мөмкин. Ул үз идеяләрен «Сәясәтнең өч төре» (1904) хезмәтендә киңрәк һәм тирәнрәк итеп тасвирлый. Әлеге хезмәтне татар халкының милли үзаңы үсүгә зур йогынты ясаган иҗтимагый-сәяси хәрәкәт — пантюркизм манифесты дияргә мөмкин.

Милли-мәдәни мохтарият идеясенең таралуы

1903 елда «Тәрҗеман» газетасының 20 еллыгы уңаеннан Бакчасарай шәһәренә татар зыялыларының күп кенә күренекле вәкилләре җыела, шунда милли мәсьәләләр беренче тапкыр гомумроссия күләмендә карала, Россия империясендә милли мәдәниятне саклап калу юллары тикшерелә. Россия төрки-мөселман җитәкчелеге вәкилләренең күбесе, уртак тел һәм уртак дин нигезендә, илдәге төрки-мөселманнарны уртак сәяси милләткә берләштерү фикерен күтәреп чыгалар, дәүләт оештырачак этнос итеп, алар фикеренчә икътисади, сәяси һәм мәдәни үсеш ягыннан югарырак дәрәҗәгә ирешкән Идел буе татарлары күрсәтелә. Бу идея, ил икътисадының кызу темплар белән үсеп китүенә бәйле рәвештә, милләт булып оешу процессы тизләнү сәбәпле, Россиянең төрки халыклары арасында тормышка ашмый кала. Россия хөкүмәте шулай ук, империядәге барлык төркиләрнең татарлашуыннан һәм илдә көчле сәяси агым барлыкка килүдән куркып, әлеге идеянең таралуына һәртөрле киртәләр куя. Пантюркизм тарафдары булуыннан шикләнелгән һәр кеше полициянең яшерен күзәтүенә алына һәм эзәрлекләнүгә дучар ителә. Й.Акчураның 1908 елда Россиядән китүенә төп сәбәп шул була.

Татар милләтенең күренекле вәкилләре 1905–1907 еллар революциясе чорында милли-мәдәни мохтарият идеясенә мөнәсәбәтләрен тагын да ачыграк күрсәтәләр. Россия мөселманнарының либерал-демократик юнәлешле «Иттифакъ әл-мөслимин» («Мөселманнар берлеге») партиясе оештырыла, Бөтенроссия мөселманнарының өч корылтае (1905 елның 15 августы; 1906 елның 13–23 гыйнвары; 1906 елның 16–21 августы) җыела, аларда Россия мөселманнары иҗтимагый-сәяси оешмасының беренче программасы эшләнә һәм кабул ителә. Мөселманнарның милли-мәдәни мохтарият таләбе куелу белән бергә, аның эчтәлеге дә ачыклана: дин эшләрендә мөстәкыйльлек, төбәкләрдә киң үзидарә, милли мәгарифнең ана телендә булуы, милли югары уку йортлары ачу һәм Россия университетларына каршылыксыз кереп уку мөмкинлеге. Болар һәммәсе конституцион парламент монархиясе буларак идарә ителүче бердәм Россия составында тормышка ашырылырга тиеш дип күзаллана (кара Бөтенроссия мөселманнары корылтайлары). Милли-мәдәни мохтариятнең эчтәлеген күбесенчә иттифакъчыларның идея-тактик союзнигы Конституцион демократлар партиясе программасы тәшкил итә. Бу партия программасында милли-мәдәни мохтарият төшенчәсенә беренче мәртәбә аңлатма бирү омтылышы ясала: «Россия империясенең Төп законы, Империядә яшәүче халыкларның тулы гражданлык һәм сәяси тигезлегеннән тыш, аларга җәмгыяви тормышта төрле тел һәм сөйләм куллану иреген, белем бирү йортлары төзү һәм тоту, шулай ук һәр халыкның телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү максатыннан җыеннар, берлекләр, учреждениеләр булдыру иреген эченә алган ирекле мәдәни үзбилгеләнү хокукын гарантияләргә тиеш», — диелә. Кадетлардан аермалы буларак, иттифакчылар халык таләп иткән өлкәләрдә өлкә мохтариаты түгел, ә киң демократик башлангычлар нигезендә оешкан милли өлкә мохтарияте булдыру һәм шулай ук җирле эшләрне хәл иткәндә закон чыгару хокукына ия булу тәкъдиме белән чыгалар. Ләкин болар программаның дәүләт төзелеше турындагы пунктларына түгел, үзидарә турындагы пунктларына кертелә. Милли мәсьәләне чишү юлларын башка сәяси партияләр дә тәкъдим итә. Социалист-революционерлар (эсерлар) һәм социал-демократлар халыкларга, аерылып чыгу мөмкинлеген дә кертеп, үзбилгеләнү хокукы бирүче федератив Россия яклы була. РСДРП 1913 елда бу лозунгны вакытлы тактик манёвр буларак игълан итә. В.И.Ленин таныганча, лозунг карагруһ бөек рус милләтчелеге белән көрәш шартларында күтәрелә, ул: «Без чынлыкта федерациягә каршы — ул икътисади элемтәләрне какшата, бер дәүләт өчен ярашлы түгел» — дип белдерә. Эсерлар 1906 елгы программаларында, халыкларның этнографик тупланышы чикләрендә территориаль-милли мохтарият төзелү һәм халыклар катнаш яшәгән территорияләрдә азчылыкның хокуклары саклану шарты үтәлгән очракта, Россия өчен федератив-демократик республика формасын яклыйлар. 1905–1907 еллар революциясе чорында татар зыялылары, революцион партияләр программалары нигезләмәләре белән чагыштырганда, уртачыл карашта торалар, социал-демократларны да, эсерларны да якламыйлар. Социалист-революционерлар идеяләре татар зыялылары арасында 1917 елгы Февраль революциясеннән соң гына популярлаша.

Татар милләтпәрвәр җитәкчелеге, эзләнү халәтендә булып, мохтариятнең асылын, Россия дәүләтчелеге кысаларында аның нинди булырга тиешлеген ачыкларга омтыла. 1906 елда Р.Ибраһимовның «Автономия нәрсә ул? Ничек була?» мәкаләсе басылып чыга. Автор милли-мәдәни мохтариятнең асылын руслар белән тигез хокуклылык, аерым земство идарәләре оештыру, мөселман хәрби корпусы төзү һәм тыныч вакытта аны мөселманнар күпчелекне тәшкил иткән губерналарга урнаштыру, дин эшләрен алып бару өчен мөселманнарга ассигнацияләр бүлеп бирү, әхлакый чисталыкны саклау максатыннан руслардан аерым мәктәпләр булдыруга кайтарып калдыра. Күпләрне татарларга, гомумән, милли-мәдәни мохтарият кирәкме соң дигән уй борчый. Беренче бөтендөнья сугышына кадәр зыялылар арасында пантюркизм идеяләре бик популяр була, моңа татарларның Россия буйлап географик яктан киң сибелгәнлеге дә йогынты ясый.

Милли-мәдәни мохтарият мәсьәләсе 1917 елгы Февраль революциясеннән соң, Россия империясендә дәүләт строен үзгәртүнең күренеп торган мөмкинлекләре ачылуга бәйле рәвештә кискенләшә. 1917 елда татарлар милли мәсьәләнең чишелешен диннәр тигезлеге һәм дини үсеш өчен юллар ачылуда; милли чикләүләр бетерелү һәм Россиядә яшәүче халыкларның тигез дип игълан ителүендә, алар арасында хокуклары кысылган халыкларның тормышы һәм эшчәнлегеннән юридик киртәләрнең рәсми рәвештә алып ташлануында, аларны илнең тигез хокуклы гражданнары итеп танылуында; һәр халыкның фәкать үзенә генә кагылышлы милли эш-гамәлләре даирәсендәге (дин, мәгариф, мәдәният) эшчәнлекнең дәүләт тарафыннан шул халыкның үзенә тапшырылуында күрә.

Милли-мәдәни мохтарият идеясен тормышка ашыруга ниятләр

1917–1918 елларда Бөтенроссия мөселманнары корылтайларында милли-мәдәни мохтарият мәсьәләсе тикшерелә, дискуссияләр була. Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтаенда «Федератив халык республикасы» тарафдарлары (Ә.Вәлиди, Г.Тупчыбашев, А.Бүкәйханов һ.б.) һәм Россия төрки-мөселманнарын бердәм сәяси милләт итеп туплау һәм шул нигездә дини-мәдәни мохтарият төзү фикерендәге унитаристлар (Ә.Цаликов, Г.Исхакый һ.б.) арасында бәхәс бара. Унитаристлар Россия дәүләтенең бөтенлеген саклау зарурлыгына басым ясыйлар, бу чорда федерализм татарларны хәтта милли-мәдәни эшчәнлектәге җитәкчелектән дә читләштерергә мөмкин, дип саныйлар. Ә.Вәлиди, корылтайда «Россия мөселманнарының кабилә составы турында» дигән доклад белән чыгыш ясап, бердәм мөселман милләте юклыгын, шунлыктан мөселман халыкларын тел һәм мәдәният ягыннан берләштерергә омтылуларның гайре табигый хәл булуын һәм моның административ юл белән тормышка ашырыла алмаячагын исбатлый. Озакка сузылган бәхәсләрдән соң, резолюция кабул ителә. Россиядә бергә тупланып яшәүче мөселманнар мәнфәгатенә территориаль мохтариятләргә нигезләнгән федератив халык республикасы рәвешендәге дәүләт төзелеше җавап бирә, ә билгеле бер территорияләре булмаган милләтләр милли-мәдәни мохтарият төзелешеннән файдаланырга тиеш дигән карарны 446 делегат хуплый, 271 делегат каршы тавыш бирә. 1917 елның 22 июнендә Бөтенроссия мөселманнарының икенче корылтае (Кавказ, Төркестан, Кырым, Казакъстан вәкилләре катнашмый), Бөтенроссия мөселман гаскәриләренең беренче корылтае һәм Бөтенроссия мөселман руханилары корылтае делегатларының уртак утырышында Эчке Россия һәм Себер төрки-татарларының милли-мәдәни мохтариятын төзү турында декларация кабул ителә һәм Эчке Россия һәм Себер төрки-татарларының милли-мәдәни мохтарият нигезләрен эшләү комиссиясе оештырыла. Комиссия эшчәнлегенең башлануы Россия территориясендә милли-мәдәни мохтарият төзелешенең фактта танылуын аңлата. «Эчке Россия мөселманнары милли-мәдәни мохтарияте органнарына сайлаулар турындагы Нигезләмә»дә, беренче милли парламент милли губерналарны раслаганга кадәр, мохтарият кысаларындагы татарлар күпләп яши торган Казан, Уфа, Оренбург, Самара, Әстерхан, Пермь, Түбән Новгород, Тамбов, Тобол, Томск губерналары һәм Уральск өлкәсе — үзәге губерна шәһәре булган мөстәкыйль милли округлар санала, диелә. Төбәкләрдә бер-бер артлы милли-мәдәни мохтариятнең иң беренче хакимият органнары — милли шуралар оеша; 1917 елның сентябрендә исемнәре үк Эчке Россия мөселманнарының яңа статусын күрсәтеп торган «Җөмһүрият» һәм «Мохтарият» газеталары чыга башлый. Август аеннан кайбер авылларның халкы милли волостьлар оештырырга керешә. 1917 елның көзендә милли-мәдәни мохтарият органнары, нигездә, оешып бетә, губерна, шәһәр, өяз шураларыннан торган милли шуралар һәм аларның башкарма комитетлары системасы барлыкка килә. 1917 елның 4–6 октябрендә Томск шәһәрендә уздырылган Гомумсебер мөселманнарының беренче корылтае Себердә милли-мәдәни мохтарият төзелешенә йомгак ясый. Себер мөселманнары мохтарият төшенчәсенә киң мәгънә бирәләр, мохтарият мәдәни мәсьәләләрне генә түгел, икътисади, хәрби, һөнәри һ.б. мәсьәләләрне дә хәл итәргә тиеш, дип саныйлар. Корылтай Себер мөселманнарының милли-мәдәни мохтарият хокукларын гарантияләячәк мохтарият төзелешен яклап чыга. Эчке Россия һәм Себер мөселманнары милли-мәдәни мохтариятнең С.Максуди эшләгән Конституциясе, 1917 елның октябрь башларында рус теленә тәрҗемә ителеп, раслау өчен Вакытлы хөкүмәткә җибәрелә.

Игълан ителгән мохтариятнең югары органы — Милләт Мәҗлесе (1917 елның 20 ноябре — 1918 елның 11 гыйнвары) эшчәнлеге делегатлар арасында мохтариятнең нинди булырга тиешлеге хакында уртак фикер булмавын күрсәтә. Беренче утырышларда ук берничә төркем (фракция) барлыкка килә. Экс-территориаль милли-мәдәни мохтарият тарафдарлары — төркичеләр (С.Максуди, Ибн. Әхтәмов, Г.Исхакый, Г.Терегулов һ.б.) белән территориаль милли мохтарият тарафдарлары — туфракчылар (И.Алкин, Г.Ибраһимов һ.б.) арасында аеруча көчле бәхәс бара. Төркичеләр, Россиядәге төрки-татар халыкларының күбесенә хас артталык территориаль милли мохтарият төзүгә киртә булачагын сәбәп итеп, милли дәүләт төзелешенең башлангыч чорында киң вәкаләтләргә ия, халыкны мәдәни һәм мәгариф ягыннан үстерүгә булышачак, шулай ук милли дәүләтчелеккә тыныч юллар белән ирешүгә китерәчәк милли-мәдәни мохтарият төзү идеясен яклыйлар. Алар фикеренчә, татар халкы әлегә милләт булып оешмаган, милли дәүләтчелек төзүгә алшартлар юк. Ахырда беркадәр милли-мәдәни мохтарият элементлары да сакланган территориаль милли мохтарият идеясе, ягъни туфракчылар җиңеп чыга. Моңа шулай ук илдә иҗтимагый-сәяси вазгыять үзгәрү дә сәбәп була: хакимияткә большевиклар килә, милләтләрнең, хәтта аерылып чыгу һәм аерым дәүләтләр төзү мөмкинлеге дә кертелеп, үзбилгеләнү хокукы игълан ителгән Солых турында декрет чыга.

Идел-Урал Штаты төзү идеясенә каршы большевиклар Татар-Башкорт Совет Социалистик Республикасы төзү идеясен тәкъдим итәләр. Булачак республиканың Оештыру съездын җыю буенча беренче утырыш уздырыла (1918 елның 10 мае), И.В.Сталин, шунда чыгыш ясап, алга мохтариятнең чикләрен һәм вәкаләтләрен билгеләү мәсьәләсен куя. Башкортстан АССР (1919) һәм Татарстан АССР (1920) төзелгәннән соң, милли-мәдәни мохтарият идеясе үзеннән-үзе төшеп кала.

1990 елларда милли-мәдәни мохтарият идеясе кабат күтәрелә, бу юлы ул ТР дан читтә яшәүче татарларның милли-мәдәни мохтариятын күздә тота. 1996 елда РФнең Милли-мәдәни мохтарият турында законы кабул ителә.

Әдәбият

Усманова Д.М. Вопросы национально-государственного самоопределения на страницах татарской периодической печати (1917 — апр. 1918 гг.): Дис. ... К., 1994;

Мухаметдинов Р.Ф. Зарождение и эволюция тюркизма. К., 1996; История национальных политических партий России: Материалы междунар. конф. М., 1997;

 Фахрутдинов Р.Р. Татарский либерализм в конце XIX — начале XX века (очерки политической истории). К., 1998;

Тагиров И.Р. История национальной государственности татарского народа и Татарстана. К., 2000;

Ямаева Л.А. Мусульманский либерализм начала XX века как общественно-политическое движение (по материалам Уфимской и Оренбургской губерний). Уфа, 2002;

Исхаков С.М. Российские мусульмане и революция (весна 1917 — лето 1918 г.). М., 2004.

Автор — Л.М.Айнетдинова