Эчтәлек

Иҗтимагый фикернең төрле агымнары тарафыннан ирекле эшмәкәрлек системасы, индустриаль җәмгыять үсеше этабы, ә хәзерге капитализм сыйфаты — «катнаш икътисад», «постиндустриаль җәмгыять» һ.б. билгеләмәләр белән аңлатыла; марксистик-ленинчыл историографиядә капитализм — җитештерү чараларына, хосусый милеккә һәм яллы хезмәтне файдалануга нигезләнгән иҗтимагый-икътисади формация дип аңлатыла.

Россиядә революциягә кадәрге капитализм үсешендә 2 төп чор аерып күрсәтелә:

1) XVII йөз башыннан 1861 елга кадәр — капиталистик мөнәсәбәтләр урнашу, капитал туплану;

2) 1861–1917 еллар — җитештерүдә капиталистик ысулның ныгып урнашуы һәм хакимлек итүе.

Башлангыч чорда, крепостнойлык хокукы өстенлек итү нәтиҗәсендә, Россиядә капитализм акрын үсә. Капитализм барлыкка килү өчен товар җитештерүнең һәм эчке базарның чагыштырмача киң үсеш алуы алшарт булып тора. XVII йөз башында капиталистик җитештерү ысулына нигезләнгән беренче предприятиеләр — гади капиталистик кооперация тибындагы остаханәләр һәм мануфактуралар оеша. XVII йөз ахырында Россиядә 40 лап мануфактура исәпләнә, капитализм үсеше өчен Петр I реформалары зур әһәмияткә ия була. Шул чорда ирекле эшче куллар җитмәү проблемасы өлешчә чишелә. 1721 елгы Фәрман белән предприятиеләрдә эшләү өчен сәүдәгәрләргә крепостной крәстияннәрне сатып алырга рөхсәт бирелә. Эшче куллар кытлыгы крәстияннәрнең хуҗалыктан читкә китеп эшләве арту хисабына да хәл ителә. XVIII йөзнең 2 нче яртысында феодаль-крепостнойлык мөнәсәбәтләре хөкем сөргән шартларда капиталистик тормыш рәвеше барлыкка килә.

XVII йөздә Казан губернасында вак товар җитештерү үсеше күзәтелә: Казанда, Кукмарада, Спаста һ. б. авылларда беренче мануфактуралар оеша. Казанның Мәскәү, Урал, Себер, Урта Азия белән багланышлар алып барган зур төбәкнең үзәге булуы биредә капиталистик мөнәсәбәтләр үсешенә этәргеч бирә. 1646 елгы халык санын алу кенәгәсендә Казанда ялланып эшләүчеләр хезмәте файдаланылган 30 остаханә булуы күрсәтелә. XVIII йөздә капиталистик мөнәсәбәтләр авыл хуҗалыгына да үтеп керә. Алпавытлар аракы заводлары, киндер, постау, он тарту предприятиеләре һ. б. ны ачалар. XVIII йөздә Казан губернасында сәнәгать үсеше үзенчәлеге — эре мануфактура предприятиеләренең (Казан Адмиралтействосы, Казан постау мануфактурасы, Помпа каеш-күннәре заводы) дәүләт тарафыннан нигезләнүенән гыйбарәт. Төбәк сәнәгате өчен бакыр кою тармагы (Бакыр кою заводлары) зур әһәмияткә ия була, аның продукциясе казна тарафыннан хәрби максатларда сатып алына. Сәүдәгәр һәм крәстиян предприятиеләре, кагыйдә буларак, яллы хезмәт куллана. Сәүдәгәрләр (И.А.Михляев, И.Ф.Дряблов, Л.Ф.Крупеников һ.б.) актив рәвештә сәнәгый җитештерүгә акча кертәләр һәм шул юл белән төбәктә сәнәгать буржуазиясе барлыкка килүгә этәргеч бирәләр.

XIX йөз уртасына игенчелек элеккечә үк төбәк халык хуҗалыгының төп тармагы булып кала бирә; Казан губернасы халкының 95,7% ын крәстияннәр тәшкил итә, ел саен губернадан 20–30 млн пот икмәк чыгарыла. Алдынгы карашлы алпавытлар — Геркеннар, Чертовлар, Дадьяннар, Лебедевлар, Тилле, Молоствовлар һ.б. хуҗалыкларның товарлыклылыгын күтәрү максатында капиталистик җитештерү ысулларына күчәләр, яңа чәчү әйләнешләрен гамәлгә кертәләр, сортлы орлыклар кулланалар, нәселле терлекләр үрчетәләр. Авыл хуҗалыгы, аның товарлыклылыгы һәм көндәшлеге үсешенә ярдәм итү өчен Казан икътисадчылар җәмгыяте оештырыла. Товар-акча мөнәсәбәтләре үсеше авылда крәстияннәрнең катлауларга бүленү процессын көчәйтә. Ел саен төбәктә хуҗалыктан читкә китеп эшләүче крәстияннәрнең саны 100 мең кешедән артып китә, һәр ел Иделгә генә дә 20 меңләп крәстиян бурлаклык хезмәтенә килә. XIX йөздә губерна авылларында яллы хезмәттән файдаланучы остаханәләр күбәя. Еш кына авыл тулысынча берәр төрле әйбер җитештерү белән шөгыльләнә: мәсәлән, Чабакса авылында — тарантаслар, Балык Бистәсендә зәргәрчелек эшләнмәләре ясыйлар һ. б. Сәнәгатьтә XIX йөздәге мөһим үзгәрешләр 1830–1840 елларда башланган сәнәгать борылышы белән бәйле: кул хезмәтенә нигезләнгән мануфактураны фабрика-завод производствосы алыштыра башлый. Сәнәгать борылышы җитештерүнең төрле тармакларында төрле вакытта башлана. Җиңел сәнәгатьтә ул аеруча киң колач җәя. Казан губернасында машина техникасы беренче чиратта химия сәнәгате предприятиеләрендә, аерым алганда, бертуган Крестовниковларның сабын кайнату заводында кулланыла (1855). 1865 елда И.И.Алафузов Казанда заманча машиналар белән җиһазландырылган эрләү-туку фабрикасы, шулай ук күн эшкәртү заводы ача. 1860 елларда «Кавказ вә Меркурий» җәмгыяте пароходлар төзи башлый. Хезмәт базары да үсә: 1850 еллар ахырында Казанда гына да 3764 ирекле яллы эшче, 12448 хуҗалыкта эшләүче һәм көнлекче крәстиян исәпләнә; өязләрдәге мануфактураларда — 2 меңләп, урман кисү-әзерләү тармагында — 30 мең чамасы эшче, суднолар төзүдә һәм суднолар йөртү эшендә 40 меңнән артык кеше эшли; губернаның барлык эшче көчләр базары 100 меңнән артык кеше тәшкил итә. Ләкин, Россиянең үзәк районнары белән чагыштырганда, төбәкнең сәнәгый үсеше түбәнрәк темпларда бара: XIX йөз башында сәнәгый продукция җитештерүдә Казан губернасы Россия буенча — 7 нче, 1860 еллар тирәсендә 14 нче урынны били. Казан губернасының өяз шәһәрләреннән Чистайда гына берничә эре предприятие була, анда 100 дән артык кеше эшли (сәүдәгәр Лаврухиннарның, мещан Жокеевның, шулай ук Е.П. һәм А.Я.Логутовларның капчык-чыпта сугу заводлары).

1860–1870 еллардагы буржуаз реформалар Россиядә капиталның үсешенә этәргеч бирә. Крепостнойлык хокукы бетерелү белән эшчеләр сыйныфы формалашу өчен алшартлар туа. Бу чорда капитал үсешенең үзенчәлеге — крепостнойлыкның кайбер калдыклары сакланган шартларда икътисадның күп укладлы булуы. Сәнәгатьтә капиталның чагыштырмача үсеш алган формалары илнең гомуми икътисади артталыгы белән бергә бара. Күп кенә авыл районнарында капиталга кадәрге мөнәсәбәтләр өстенлек итә. Җитештерүнең һәм капиталның туплануы монополистик капитал оешуга китерә, капиталистик кредит системасы барлыкка килә. 1870–1890 елларда Казан эшкәртү сәнәгатенең әйдәп баручы тармакларында фабрика-завод җитештерүенә күчеш төгәлләнә. Ирекле яллы хезмәткә нигезләнгән машина индустриясе примитив кул хезмәтен һәм бәйле хезмәтне кысрыклап чыгара. 1879 елда Казанда гына да фабрика-завод тибындагы — 69, 1884 елда 91 предприятие исәпләнә. Аларның саны арту сәбәпле, сәнәгать пролетариаты ишәя бара. 1879–1903 елларда Казанда эшчеләр саны ике тапкыр — 4081 кешедән 8436 кешегә кадәр арта. Нәселдән килгән пролетарийлар катлавы барлыкка килә. XIX йөзнең 1 нче яртысыннан губернада банк капиталы да үсеш ала. Бер үк вакытта диярлек берничә эре банк (Казан шәһәр җәмәгать банкы, Дәүләт банкының Казан бүлекчәсе, Сәүдәгәрләр банкы, Идел-Кама банкының Казан бүлекчәсе), шулай ук күп кенә хосусый банклар һәм конторалар ачыла. XIX–XX йөзләр чигендә җитештерү аерым кулларда һәм үзәкләрдә туплана, ул банк капиталы белән тыгыз бәйләнештә була. Төбәктә монополистик капиталның төп чагылышларының берсе буларак, төрле типтагы күпсанлы АҖлар барлыкка килә. Казанда шундый җәмгыятьләр реформалар чорында нигезләнә («Бертуган Крестовниковларның фабрика-сәүдә ширкәте», «П.К.Ушковның химия заводлары ширкәте», «Алафузовлар фабрикаларының сәүдә-сәнәгать җәмгыяте», «Иван Стахеев һәм Ко»). Татар бужуазиясе арасында да капиталларның үзара бәйләнеше киң колач ала, эре акционерлык җәмгыятьләреннән пайларга нигезләнгән «Әхмәтҗан Сәйдәшев уллары белән һәм Бакый Субаев» сәүдә-сәнәгать ширкәте (устав капиталы 500 мең сум, Казанда чәй һәм шикәр сату буенча монополист), «И.Арслановның сабын кайнату һәм глицерин заводы ширкәте», «Казан мануфактурасы ширкәтенең бәз ману фабрикасы һәм Үтәмишевның сабын кайнату заводы һәм Ко» аерылып тора. Сәүдәгәрләр һәм сәнәгатьчеләр еш кына эре банклар әгъзалары һәм аларны оештыручылар булалар. Тимер юллар төзелү һәм Казанның 1893 елда тимер юллар челтәренә кертелүе икътисадның тиз үсеше өчен шартлар тудыра. 1900 елда Казан губернасында — 234, 1904 елда 326 предприятие исәпләнә. Пролетариатның саны ишәя: 1900 елда — 13937, 1904 елда — 15018 кеше. Хезмәт җитештерүчәнлеге сизелерлек арта; 1900 елда капиталның гомуми суммасы — 16 488 151 сум, 1904 елда 21 644 274 сум тәшкил итә. Россиядә капитал үсеше Октябрь революциясе һәм «хәрби коммунизм» сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә туктала. Базар икътисадының кайбер элементлары кыска гына вакытка яңа икътисади сәясәт (НЭП) елларында торгызыла, ләкин 1930 еллар башына НЭП бетерелә.

XX йөз башында дөньяның үсешкә ирешкән илләрендә тотрыклы социаль структура оеша, анда, эре милекчеләр һәм яллы хезмәтчеләр белән бергә, урта сыйныф та зур үсеш ала. Базар көндәшлегенең хәзерге формалары дәүләтнең җайга салу механизмнары аша тулыландырыла. 1980–1990 елларда Россиядә базар икътисадына күчеш гамәлгә ашырыла.

Әдәбият

Обзор Казанской губернии за 1900. К., 1901;

Обзор Казанской губернии за 1904. К., 1905;

Хасанов Х. Х. Формирование татарской буржуазной нации. К., 1977;

История Казани. К., 1988. Кн. 1;

Свердлова Л. М. На перекрёстке торговых путей. К., 1991;

Зорин А. Н. Города и посады дореволюционного Поволжья. К., 2001.

Автор — И.М.Мөлеков