Биографиясе

1923 елның 11 июле, Казан – 2006 елның 15 июне, шунда ук.

1947 елда Казан авиация институтын тәмамлый, 1948 елдан шунда ук эшли, махсус двигательләр кафедрасы мөдире (1965–1989), профессор (1966), термодинамик һәм җылылык физикасы тикшеренүләре буенча тармак лабораториясе җитәкчесе (1963–1989).

1987–1991 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы президиумы рәисе, 1991–2003 елларда Россия Фәннәр академиясенең Казан Гыйльми үзәгенең Энергетика бүлеге директоры, 2003 елдан баш гыйльми хезмәткәр.

1987–1989 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре ракета ягулыкларында һәм энергия җайланмаларында бара торган процессларның аэротермохимиясенә; реактив двигательләрдә югары температуралы реакциягә керә торган тирәлекләр һәм процессларның составын һәм үзенчәлекләрен исәпләүгә һәм өйрәнүгә карый. Илнең ракета двигательләре төзелешендә җылылыкны хисаплауга караган яңа фәнни юнәлешне тәкъбирли. Нефть-битум катламнарына термофизик тәэсир итүнең фәнни нигезләрен һәм техник чараларын эшләү белән җитәкчелек итә.

Югары уку йортлары өчен дәреслекләр авторы. Уйлап табуга 40 лап авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бүләкләре

СССР Дәүләт бүләкләре лауреаты (1984, 1991). Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе», 4 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Теория ракетных двигателей. М., 1962.

Термодинамические и теплофизические свойства продуктов сгорания. Справочник: в 10 т. М., 1971 (автордаш).

Турбулентные струйные течения в каналах. Казань, 1988.

Математическое моделирование высокотемпературных процессов в энергосиловых установках. М., 1989.

Әдәбият

Татарстан Фәннәр академиясе. Казан, 1994.

Академия наук Татарстана. Казань, 1992.