Чыгу урыны һәм вакыты

1906 елның 23 апреленнән 22 октябренә кадәр Оренбург шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барысы 5 саны чыга.

Нашире һәм мөхәррире — П.А.Александров, соңгы санныкы — Е.И.Бурцев.

«Саранча» рус сатирик журналы тышлыгы белән чыга, анда татарлар өчен 5–6 бит сан бүленеп бирелә ( 3 нче санда андый кушымта булмый).

Ф.Кәрими басмаханәсендә басыла.

Юнәлеше

«Чикерткә» халыклар тигезлеге идеясен яклый, С.Ю.Витте, П.Н.Дурнов һәм башка эшчәнлегенә үз мөнәсәбәтен белдерә, җирле хакимият органнарының, аерым түрәләрнең, кадими дин эшлеклеләренең, аерым мөгаллимнәрнең эшчәнлегендәге наданлыкларны һәм җитешсезлекләрне, милли басмаларның кимчелекләрен тәнкыйтьли.

Комик образларны тудырганда төрле жанрлар — фельетон, шигырь, телеграмма, мәзәк, сәхнә, диалог файдаланыла.

Карикатуралар авторы — Л.Мостафин (псевдоним Нагайка).

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.