З.В.Мөхәммәтҗанова. «Гөлчәчәк» әкиятенә иллюстрация. 2005

Кәгазь, акварель

Биографиясе

1951 елның 19 июле, Биектау районы Бимәр авылы  — 2016 елның 8 феврале.

Казан сәнгать училищесенең театр-декорация бүлеген тәмамлый (1973). 1974–1983 елларда РСФСР Сәнгать фондының Татарстан сәнгать-җитештерү остаханәләрендә проектлаштыручы-рәссам булып эшли, 1980 елдан — Татарстан китап нәшриятында рәссам, 1984 елдан «Азат хатын» журналында бизәлеш мөхәррире, 1987 елдан «Ялкын» журналының бизәлеш бүлеге мөдире.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1994).

Иҗаты

Балалар китапларын бизәүче рәссам буларак уңышлы эшли. Мөхәммәтҗанованың кәгазьдә акварель, гуашь һәм темпера белән башкарылган матур, җанлы рәсемнәре милли үзенчәлекләре белән аерылып тора. Аларга образның декоративлыгы, форманы бизәкләп бирү, билгеле бер урындагы төсләр пропорциясенә нигезләнгән композиция принциплары, яктылык, ачыклык, лиризм хас: Б.Рәхмәтнең «Курчак батыр» (1984), Х.Халиковның «Матурмы син?» (1987), М.Хәсәновның «Ут малай» (1989), Х.Туфанның «Акыллы бала» («Умница», 1991), Ш.Галиевнең «Кем нәрсә ярата» (1992), Р.Вәлиевнең «Кайтаваз кайда яши?» (1994) китапларына, «Гөрләвек» (1995), «Сандугачым, сайра» («Пой, мой соловей», 2002) музыкаль җыентыкларына, Ә.Вәлиеваның «Мин татарча өйрәнәм» («Я учу татарский», 1999) китабына иллюстрацияләр; «Гөлчәчәк», «Алтынчәч», «Көмеш толымлы Сылу кыз» («Сылу-краса — серебряная коса»; барысы да — 2005), «Гөлшикәр» (2006) татар халык әкиятләренә графика һ.б..

Рәссам буларак танылу китергән фольклор сәхнә костюмнары иллюстрация һәм эскизларында Мөхәммәтҗанова татар халкының өс киемнәре турында үзе үк туплаган (шул исәптән этнографик экспедицияләрдә) материалларны уңышлы файдалана, аның традицион элементларын яңа стиль формаларына күчерә. ТАССР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле костюмнарының сәхнә чишелеше өчен 2 нче Бөтенроссия ансамбльләр смотры дипломына (Мәскәү, 1986) лаек була. Милли киемдәге курчаклар, балалар өчен стильле милли өс киемнәре эскизлары авторы. Казанда узган «Зөбәрҗәт» республика балалар модасы конкурсы лауреаты (2000).

Татарстанның китап графикасы (Казан, 1981), «Зур Идел» (Чабаксаршәһәре, 1985), «Советская Россия» (Мәскәү, 1985), ТР Рәссамнар берлегенең 70 еллыгы (Казан, 2006) күргәзмәләрендә катнаша. Әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана.

Әдәбият  

Закирова Э. Буяулары кояшлы көн кебек җылы // Сөембикә. 2001. № 6;

Красочный мир детства // Татарстан. 2006. № 7.

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова