Биографиясе

1873 ел, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Габдрахман авылы – 1929 ел.

Бөгелмә өязе Әлмәт авылы мәчетендә имамлык итә (1900–1929 еллар), репрессияләнә.

Закирҗан бине Мортаза бине Габделгафур иҗат иткән кабер ташлары Кама-Исмәгыйль, Бигәш (хәзер Әлмәт шәһәре составында), Әлмәт авыллары зиратларында саклана.

Очлары ярымтүгәрәк итеп ясалган турыпочмаклы плитәләр Чупай авылы янәшәсендәге карьерлардан чыгарылган ак таштан әзерләнгән. Ташның алгы ягындагы текст еш кына аның арткы ягында да дәвам иткән, гарәп графикасының тәгъликъ алымы белән башкарылган, плитә формасында уелган кайма рам эченә алынган. Яшәү еллары гарәп саннары белән Григориан календаре буенча бирелгән. Текст астына оста: «Язучы – Әлмәт аулының Зәки мулла Мортаза углы», – дип, үзенең исемен уйган.

Кабер ташларындагы текстларның юллар саны 19 га җитә, һәр юлы кыйммәтле генеалогик мәгълүматка, бай тарихи фактларга ия.

Барысы да диярлек татар телендә язылган.

Закиҗан бине Мортаза бине Габделгафур. Кабер ташы. 1898

Уеп бизәкләү. Кама-Исмагыйль авылы (бүгенге көндә Әлмәт районы)

Әдәбият

Әхмәтҗанов М. Үлгәннәрнең каберен бел: Әлмәт төбәге эпиграфик истәлекләре. Казан, 2000.

Автор – М.И.Әхмәтҗанов