- РУС
- ТАТ
Чишмә елгасының сул кушылдыгы.
Озынлыгы 29,7 км, бассейнының мәйданы 299,8 км2. Идел аръягы түбәнлегеннән, Яңа Чишмә районында ага. Елга башы Ивановка авылыннан 1 км төньяк-көнчыгыштарак, тамагы Яңа Чишмә авылыннан 3 км көнчыгыштарак һәм Петропавел Бистәсе авылыннан көнбатыштарак, Елга башының абсолют биеклеге 140 км, тамагыныкы – 60 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 10%.
Чөкәнешнең 7 кушылдыгы бар, иң зурлары: Черемуха (9,5 км), Устье (10,6 км) – уң кушылдыклар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,25 км/км2. Туенуы катнаш, күбрәк кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 3-5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 85 мм, ташу вакытында су агымы катламы 80 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь ахырында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,05 м3/с.
Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.
Елгада суының гомуми күләме 1,2 млн м3 булган 3 буа бар.
Чөкәнеш бассейнында Коржинский сөзәклекләре ландшафтлы тыюлыгы (1991) урнашкан.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.