Псевдонимнары — Азон Фәттах, Әгъзам Фәттах.

Биографиясе

1923 елның 6 сентябре (башка чыганаклар буенча 1922 елның 1 апреле), Тәтеш кантоны Шәмәк авылы — 2013 елның 12 марты, Мәскәү.

1952 елда Мәскәүдә Гнесиннар исемендәге Музыка-педагогия институтының тарих-теория факультетын (Г.Литинский классы) тәмамлый (М.Гнесинда да шөгыльләнә).

1952–1954 елларда Казан музыка училищесендә укыта, 1954–1960 елларда «Музгиз» нәшрияты (Мәскәү) хезмәткәре.

Иҗаты

Музыкаль-сәхнә, инструменталь (шул исәптән эстрада-симфоник оркестр һәм электромузыка уен кораллары ансамбльләре өчен) әсәрләр; «Колумб» шхунасындагы юнга» («Юнга со шхуны «Колумб», 1963), «Мальчиш-Кибальчиш турында әкият» («Сказка о Мальчише-Кибальчише», В.Рубин белән берлектә, 1964), «Су төбендәге акваланглар» («Акваланги на дне», реж. Е.Шерстобитов, 1965) кинофильмнарына (барысы да — А.Довженко исемендәге киностудиядә) музыка; татар халык җырлары эшкәртмәләре һ.б. авторы.

О.Фокина, Ә.Ерикәй, С.Хәким һ.б.ның шигырьләренә язылган җырлар Фәттах иҗатында аеруча мөһим урын алып тора. Фәттахның В.Семернин шигырьләренә язылган «Колыбельная», «Лебеди-берёзы», «Хороши вечера на Оби» җырлары танылган эстрада җырчылары (Г.Великанова, А.Иошпе, И.Бржевская, М.Суворова һ.б.) башкаруында аеруча популярлык казана.

Әдәбият

Забавских Э. Улыбчивая музыка // Советская музыка. 1975. № 7; 

Викторов В. Воспитание искусством // Дошкольное воспитание. 1978. № 12.