- РУС
- ТАТ
Археолог, тарих фәннәре докторы (2014), Татарстан Фәннәр академиясе академигы (2023), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2014), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2019)
1973 елның 24 гыйнварында Арча районы Олы Әтнә авылында туган.
Казан педагогика институтын тәмамлый (1996).
1996–2001 елларда «Казан Кремле» тарих-архитектура һәм сәнгать музей-саклаулыгы хезмәткәре. 2001–2005 елларда Казан архитектура һәм шәһәр төзелеше баш идарәсе каршындагы Тарихи һәм мәдәни истәлекләрне саклау һәм файдалану буенча дәүләт контроле идарәсенең археологик күзәтчелек бүлеге башлыгы.
2004 елдан Татарстан Фәннәр академиясе Тарих институтының Археологик тикшеренүләр милли үзәге мөдире. Бер үк вакытта, 2008 елдан, Казан университетының этнография һәм археология кафедрасы мөдире һәм «Казан кремле» музей-саклаулыгы директоры урынбасары.
2014 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исем. Археология институты директоры. Бер үк вакытта Казан университетының Халыкара мөнәсәбәтләр һәм дөнья тарихы югары мәктәбе деканы.
Хезмәтләре Казан ханлыгы чорындагы Казан тарихы һәм археологиясен, Түбән Идел буенда монголларга кадәрге чорда яшәгән халыкларны өйрәнүгә карый.
Казанның меңьеллыгы концепциясен эшләүдә катнашканы өчен Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә дәүләт бүләгенә лаек була (2008).
Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исем. дәүләт бүләге (2016), Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә дәүләт бүләге (2020) лауреаты.
Древняя Казань глазами современников и историков. Казань, 1996;
Средневековая Казань: Библиографический указатель. Казань, 2002 (автордаш);
Казанский кремль: историко-археологическое исследование. Казань, 2006.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.