Гомуми мәгълүмат

Башкортстан Республикасының төньяк өлешендә урнашкан. 1930 елда оештырыла. Мәйданы – 2634 кв.км. Үзәге – Красная Горка авылы (Уфа шәһәреннән 100 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 20591 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 6232 кеше (1970 елда – 12844, 1979 елда – 10001, 1989 елда – 8735, 2002 елда – 6863 кеше).

Элегрәк нигезләнгән авыллар – Бикморза (1651 ел) һәм Үкәрле (1660 еллар тирәсе).

Татар җәмгыяте тормышы

Район мәдәният йорты каршында С.Мифтахов исемендәге башкорт-татар халык театры (1986 елдан халык исемен өйртә), «Радуга» балалар бию коллективы бар (1992 елдан), репертуарында – татар халык биюләре. 2016 елдан Красная Горка авылында «Хәзинә» халык ансамбле эшли (2015 елдан халык исемен йөртә).

2016/2017 уку елы мәгълүматларына караганда, Байгилде һәм Красная Горка авыллары мәктәпләрендә татар теле предметс буларак өйрәнелә торган сыйныфлар бар.

Күренекле кешеләре

Нуриман районында:

  • Советлар Союзы Геройлары Г.Г.Аскин (Чураш авылы) һәм Г.Ф.Гайфетдинов (Красная Горка авылы),
  • Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Р.Р.Исмәгыйлев (Байгилде авылы),
  • химия фәннәре докторы Ф.З.Галин (Красная Горка авылы),
  • иктисад фәннәре докторлары Д.Д.Локманов (Үкәрле авылы), Х.Х.Минһаҗев (Яңа Субай авылы) һәм В.К.Носратуллин (Красная Горка авылы),
  • язучы һәм журналист Я.Н.Вәлиев (Бикморза авылы),
  • язучы Г.Хәйри (Иске Күл авылы),
  • драматург С.М.Мифтахов (Красная Горка авылы),
  • Башкортстан АССРның халык артисты Р.Г.Сәүбәнова (Красная Горка авылы),
  • Нуриман районының мактаулы гражданы Н.Ф.Гарипова (Бикморза авылы) туган.

1955–1959 елларда Нуриман районы прокуратусы тикшерүчесе булып Башкортстан АССРның атказанган юристы З.Д.Еникиев эшли.

Красная Горка авылында шагыйрә, БРның атказанган мәдәният эшлеклесе Х.С.Мөдәррисова яши.