Биографиясе

1848 ел, Чистай өязе, хәзерге Яңа Чишмә районы Чертуш авылы – 1923 елның 19 ноябре.

Туган авылында, Кормаш авылында, Чистай шәһәрендә белем ала.

Соңыннан укыту эшендә. 1890 елдан туган авылында мулла булып тора. 1905 елдан иген игә, умартачылык белән шөгыльләнә.

1880 еллар ахырында шигырьләр яза башлый. Кечкенә күләмле 50 шигырь җыентыклары авторы (1905 елдан соң басыла).

Иҗатында хорафатларга ышанучылар белән көрәш темасын күтәрә («Яңа ишан», 1910 ел; «Җиңел көн итү», 1911 ел), татарларның көндәлек тормышын тасвирлый («Мишәр туе», 1910 ел; «Асрау кыз нәсыйхәте», 1911 ел), фольклор образларга мөрәҗәгать итә («Сак-Сок хәлләре», 1911 ел; «Сөембикә», 1912 ел һ.б.).

Татар халык җырларын җыеп, 9 җыентык бастыра («Хикмәтле җырлар» сериясе 1913 елга кадәр чыга).

Әдәбият

Фәтхи А. Татар әдипләре һәм галимнәренең кулъязмалары. Казан, 1968.