Тарихы

Авылга XVIII йөз уртасына кадәр нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Кече Аксубай исеме белән дә билгеле.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле − игенчелек һәм терлекчелек, дегет кайнату кәсепчелеге таралган була.

1890 елда авылда укырга-язарга өйрәтү бер класслы катнаш чуаш мәктәбе ачыла. 1909 елда чуаш язучысы Н.В.Шубоссинни тарафыннан земство мәктәбе ачыла (1911−1913 елларда яңа бина төзелә).

XX йөз башында авылда 2 җил тегермәне, тимерче алачыгы, йон тетү, май язу, дегет кайнату, йон ману йорты, вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1524 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл Аксубай авылы Изге Троица чиркәве приходына карый.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Аксубай волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан − Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән − Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Яңа Аксубай авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда “Малалла” колхозы оештырыла, 1932 елда Тельман исемендәге колхозга үзгәртелә, 1950 елда аның составына “Дружба” (Кече Аксубай авылы) һәм “Юлдаш” (Фёдоровский поселогы) колхозлары керә. 1953 елда Ленин исемендәге колхоз  (Азат авылы) белән кушыла, үзәк утар Яңа Аксубай авылында. 1958 елда Ильич исемендәге колхоз (Киса авылы) белән берләшә.

1993 елдан “Киса” күмәк предприятиесе һәм Ленин исемендәге крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2004 елдан “Агрофирма “Вамин-Аксу” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында.

Халкы күбесенчә “Сөт иле − Аксу” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, кошчылык, умартачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1919 елдан башлангыч чуаш мәктәбе ачыла, 1949 елда – җидееллыкка, 1961 елда – сигезьеллыкка, 1969 елда – урта мәктәпкә (1988 елда яңа бина төзелә), 2012 елда башлангыч мәктәпкә үзгәртелә.

2001 елда Н.В.Шубоссинни истәлегенә мемориаль такта куела.

Авылда балалар бакчасы (1999 елдан), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авылдан көньяк-көнчыгыштарак монголларга кадәрге чор Идел буе Болгар дәүләтенә караучы Яңа Аксубай шәһәрлеге табыла.

Күренекле кешеләре

В.А.Мартынов (тәхәллүсе – Туктар) (1951 елда туган) – чуаш язучысы, шагыйрь, күп кенә шигырьләренә көйләр языла.

Халык саны

1782 елда – 43 ир заты,
1859 елда – 781,
1897 елда – 834,
1908 елда – 811,
1920 елда – 820,
1926 елда – 686,
1938 елда – 609,
1949 елда – 649,
1958 елда – 548,
1970 елда – 642,
1979 елда – 630,
1989 елда − 421,
2002 елда − 397,
2010 елда − 427,
2015 елда – 365 кеше (чуашлар).