- РУС
- ТАТ
(«Православиеле әңгәмәдәш»), вакытлы матбугат басмасы
1855 елның маеннан Казан һәм Зөя архиепискобы Григорий (Постников) тырышлыгы белән Казан руханилар академиясе журналы буларак оеша.
Башта елга 4әр, 1858–1915 елларда 12 шәр саны чыга (чыгарылышлар 3 өлешкә берләшә, һәркайсы уртак сан белән билгеләнә).
1916–1917 елда икеайлык басма рәвешендә алтышар сан чыга.
1917 елда 4 саны (соңгы 2 се басмаханәдә юк ителә), 1918 елның апрелендә — бердәнбер саны дөнья күрә.
1859–1914 елларда укучыларга журнал белән бергә җибәрелә торган кушымталар басыла (гадәттә, елына 2–3 китап).
1912–1916 елларда, «Православный собоседник» журналына кушымта буларак, «Инородческое обозрение» журналы нәшер ителә.
1855–1870 елларда редколлегия белән Казан руханилар академиясе ректоры җитәкчелек итә, 1870 елда ректор баш мөхәррир була, оригиналларны — бер, тәрҗемәләрне икенче мөхәррир карый.
Оригиналдагы әсәрләрнең мөхәррирләре: И.П.Гвоздев (1870 елдан), П.В.Знаменский (1873 елдан), тәрҗемә әсәрләрнеке: Н.П.Соколов (1870 елдан), А.А.Некрасов (1873 елдан).
1879 елдан журнал белән бер генә мөхәррир җитәкчелек итә — Антоний (Вадковский), 1883 елдан — А.А.Красносельцев, 1886 елдан журнал белән редколлегия (П.В.Знаменский, Н.Я.Беляев, И.С.Бердников) идарә итә.
1896–1918 елларда кабат бер генә мөхәррир: 1896 елдан П.В.Знаменский, 1897 елдан С.А.Терновский, 1904 елдан Л.И.Писарев, 1907 елдан С.А.Терновский, 1913 елдан В.А.Никольский.
1858–1859 елларда Казан руханилар академиясе ректоры Иоанн (Соколов) җитәкчелегендә «Православный собеседник» Россиядәге киң билгеле журналларның берсенә әверелә, анда крепостной хокукны тәнкыйтьләп чыккан мәкаләләр, хакимият органнары, җәмгыятьләр һәм чиркәүләрне реформалаштыру буенча тәкъдимнәр басыла (авторлар арасында — Иоанн үзе, А.П.Щапов һ.б.); Россиянең атаклы журналларында «Православный собеседник» язмаларына карата рецензияләр һәм фикерләр дөнья күрә.
Журналның юнәлеше консерваторларда тискәре реакция тудыра, Иоаннга шелтә белдерелә һәм Синод язмалар өстеннән күзәтү кертә; 1860 елдан «Православный собеседник»ның тиражы кискен кими.
Алга таба журналның тиражы һәм эчтәлегенең сыйфаты, нигездә, финанслауга бәйле була. Акча аз бүлеп бирелгән чорларда гонорарлар кими, яисә бөтенләй түләнми (1861–1867, 1878–1886, 1911 еллардан соң), анда күбрәк диссертацияләр һәм студентларның иң яхшы әсәрләре басыла.
Аеруча уңышлы чорда академия һәм башка уку йортлары укытучыларының, руханиларның журнал өчен язылган мәкаләләре басыла. Журнал 1906–1907 елларда, Казан руханилар академиясенең либераль рухтагы профессоры Л.И.Писарев мөхәррирлек иткән чорда, кабат абруй казана, анда чиркәү реформалары турындагы тәкъдимнәр, мөһим сәяси проблемалар тикшерелә.
1911 елда, рухани академияләргә консерватив Уставлар кертелү сәбәпле, академия журналларның эчтәлеге һәм структурасы Синодның ныклы күзәтүе астына куела.
«Православный собеседник»да Казан руханилар академиясе профессорларыннан күпчелегенең төп фәнни хезмәтләре (шул исәптән бер үк вакытта яки соңрак аерым китап булып чыкканнары да) басыла. Алар арасында — тарихчы П.В.Знаменский, философлар В.А.Снегирёв, В.И.Несмелов, чиркәү белгече И.С.Бердников, әдәбият белгече И.Я.Порфирьев һәм башкаларның дини тәгълимат, гомуми һәм Россия чиркәү тарихы, патрология, агиография, педагогика, тел белеменең төп бүлекләре буенча хезмәтләре.
Журналда исламны (Н.И.Ильминский, Н.П.Остроумов, М.Я.Машанов), православие иске динен (И.М.Добротворский, Н.И.Ивановский, М.Н.Васильевский), будда динен (В.В.Миротворцев, Гурий (Степанов) өйрәнү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.
Мәкаләләрнең күбесе татарлар һәм башкалар Идел буе халыкларының этнографиясенә, дини инануларына һәм тарихына багышлана.
Журналда, башлыча, Соловки монастыре китапханәсе кулъязмаларына нигезләнеп, чиркәү тарихына багышланган әсәрләр һәм документлар, Вселенский собор Китапларының русчага тәрҗемәләре, шулай ук Рус православие чиркәвенең Стоглавый һәм башка Поместный соборлар Китаплары басыла.
2000 елда «Православный собеседник» Казан руханилар семинариясе альманахы буларак кабат чыга башлый.
Дини тәгълимат, фәлсәфә, Казан төбәге, рус теле тарихына багышланган язмалар, Казан епархиясендә булып узган фәнни конференция материаллары басыла.
Красносельцев Н.Ф. К истории «Православного собеседника»: По поводу 30-летия журнала // Православный собеседник. 1884. №12;
Люстрицкий В.Ф. Указатель к «Православному собеседнику» за двадцать лет его издания (с 1855 – 1875 г.). Казань, 1876;
Указатель статей «Православного собеседника». 1877–1891. Казань, 1892;
Указатель к «Православному собеседнику» за 1892–1909 годы. Казань, 1910;
Журавский А.В. К истории «Православного собеседника» // Православный собеседник. 2000. Вып.1;
Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;
Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;
Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.
Автор – Е.В.Липаков
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.