Биографиясе

1934 елның 15 ноябрендә Казанда туган.

1958 елда Казан авиация институтын тәмамлый.

1957 елдан Казан радиоэлектроника фәнни-тикшеренү институтында, фәнни-техник бүлек башлыгы (1962–1979 еллар), әйдәп баручы конструктор (1979–1985 еллар), сектор башлыгы (1985–1987 еллар), баш инженер урынбасары (1987–1993 еллар).

В.С.Рыжков җитәкчелегендә Россия заводларында кечкенә габаритлы унификацияләнгән шифрлау-ачу аппараты эшләнә һәм серияләп җитештерүгә кертелә.

Ленин бүләге «Пароль» дип аталган яңа радиолокацион тану системасын эшләгәне өчен бирелә.

Уйлап табуга 4 авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.