Югары Курса авылы. Татарстанның Арча районы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Авылга Казан ханлыгы чорында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, шулай ук мич чыгару, балта эше, тегү, тире иләү, йон тетү кәсепчелеге тарала.

XIX йөзнең беренче яртысында 2 гильдия Казан сәүдәгәрләре А.М. һәм Г.М. Апанаевлар акчасына авылда мәчет төзелә (соңгы классицизм стилендәге татар дини архитектурасы истәлеге; хәзерге вакытта эшли). XVIII йөз ахыры – XIX йөзнең башында мәхәлләнең имам-хатибы Г.Курсави була.

XIX йөз башыннан авылда мәдрәсә эшли, анда күренекле татар галимнәре һәм мәгърифәтчеләре укыта: Г.Курсави, Г.Мөхәммәтов, М.Уразгилдиев, Х.Хәмитов.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, 2 су тегермәне, тимерчелек, 5 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире (Түбән Курса авылын да кертеп) 4398 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кармыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан –  Арча, 1944 елның 19 февраленнән – Чүриле, 1956 елның 14 маеннан Арча районында.

Хәзер Урта Курса авыл җирлеге составына керә.

1929 елда Урта Курса авылы белән бергә “Батыр Курса” колхозы оештырыла. 1942 елда Урта Курса авылы колхоз составыннан чыга. 1951 елдан берләштерелгән “Авангард” колхозы составында, 1959 елдан берләштерелгән “Курса” колхозы составында. 1990 елда авыл “Курса” колхозы булып аерылып чыга. 2004 елдан “Курса МТСы”. Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

2013 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли. Авылда фельдшер-акушерлык пункты, мәчет бар. 2014 елдан яңа “Илдүс” мәчете төзелеше бара.

2016 елда иске мәчет бинасы янында Г.Курсави истәлегенә мемориаль билге куелган.

Иске мәчет. Татарстанның Арча районы Югары Курса авылы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Күренекле кешеләре

Г.Курсави истәлеге. Татарсатнның Арча районы Югары Курса авылы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

У.Ф.Бакиров (1896-1982) – балалар язучысы, журналист, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Кызыл Йолдыз һәм 2 дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры;

В.Г.Бакирова (1945 елда туган) – туфрак белгече, биология фәннәре кандидаты;

Габденнасыйр (Әбү Насыйр) Курсави (1771/1776-1812) – дин эшлеклесе, илаһият галиме, мәгърифәтче.

Г.Курсавиның туганы, дин эшлеклесе, авыл мәчетенең имамы, мәдрәсә мөдәррисе Габделхаликъ Курсавиның (? – 1843(44)) исеме дә авыл белән бәйле.

«Илдус» мәчете төзелеше. Татарстанның Арча районы Югары Курса авылы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Халык саны

1782 елда – 175 ир заты;
1859 елда – 923,
1897 елда – 1197,
1908 елда – 1360,
1920 елда – 1484,
1926 елда – 1412,
1958 елда – 397,
1970 елда – 313,
1979 елда – 273,
1989 елда – 211,
2002 елда – 207,
2010 елда – 202,
2015 елда – 184 кеше (татарлар).