Эчтәлек

? – 1843 яки 1844 ел.

Габденнасыйр Курсавиның энесе.

Бохара шәһәрендәге мәдрәсәдә суфилар борадәрлеге Нәкышбәндийәнең күренекле вәкиле Ниязколый әт-Төрекмәнидә (1820 елда яки 1821 елда вафат) белем ала.

Казан губернасы Казан өязе Югары Курса авылы мәчетендә имам һәм мәдрәсәдә мөдәррис була.

Әдәбият

Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар: 2 томда. Казан, 1897–1900.

Kemper M. Sufis und Gelehrte in Tatarien und Baschkirien, 1789–1889: der islamische Diskurs unter russischer Herrschaft. B., 1998.

Автор – Г.Г.Идиятуллина