И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Габденнасыйр Курсави. 2021

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1771–1776 еллар арасы, Казан губернасы, Казан өязе Югары Курса авылы – 1812 елның сентябре, Истанбул шәһәре.

Габделхаликъ Курсавиның абыйсы.

Вятка губернасының Малмыж өязе Мәчкәрә авылы мәдрәсәсендә, аннары Бохарада укый. Суфилар борадәрлеге Нәкышбәндийәнең мәшһүр шәехе Ниязколый әт-Төрекмәнинең (1820 яки 1821 елда вафат) шәкерте була.

Үзлегеннән белем ала, мөселман илаһияты, хокукы яктыртылган әдәбиятка карата тәнкыйди карашны нигезли, исламият гыйлеменә кагылышлы бәхәсләрдә актив катнаша. Курсавиның урта гасырлар исламият галиме әт-Тәфтазанинең «Шәрех әл-гәкаид ән-Нәсафи» («Нәсафи инануын аң­ла­ту») хезмәтенә язган аңлатмасы шул вакытка карый дип исәпләнә.

Югары Курсага әйләнеп кайткач, Курсави анда имам-хатиб һәм мәдрәсәнең мөдәррисе була.

1807 ел тирәсендә яңадан Бохарага китә, Аллаһ сыйфатларына (гыйлем, ихтыяр һ.б.) кагылышлы илаһият мәсьәләләре буенча бәхәсләрдә катнаша. Бохарадагы дин галимнәре Аллаһ сыйфатларының санын билгеләгәндә борынгы галимнәр фикеренә таянуны яклап чыгалар. Ләкин Курсави иң дөресе Аллаһ тарафыннан Коръәндә бирелгән билгеләмәләрдән файдаланырга кирәк дигән карашта тора.

1868 елның апрелендә Курсави исламият мәсьәләләренә карашын ачыклау максаты белән Бохара әмире катнашачак мәҗлескә чакырыла. Мәҗлестә Аллаһ сыйфатларының билгеләнгән санын танымаган теләсә-кайсы мөселманны диннән язган дип санарга һәм үлем җәзасына хөкем итәргә дигән фәтва чыгарыла. Фәтвага илаһият галимнәре, мөфтиләр һәм әмир тарафыннан имзалар куела. Ниязколый әт-Төрекмәни үзенең шәкертен яклап чыгыш ясый. Шулай да Курсави үзенең сүзләреннән баш тартырга мәҗбүр була, аның әсәрләре халык алдында яндырыла; шәехе киңәше белән ул шәһәрдән качып китә.

Ватанына кайту белән Курсави укытуын дәвам иттерә, ләкин аның дин өлкәсенә керткән яңалыклары, шулай ук Оренбург Дини Мөхәммәди Канун Җыенында мәҗбүри имтихан бирү тәртибе белән санлашмавы җирле мөселман руханилары арасында кискен ризасызлык уята.

Даими бәйләнүләрдән һәм нахакка гаепләүләрдән тәмам арган Курсави 1812 елда туганнары белән бергә хаҗ кылырга китә. Август ахырында Истанбулга барып җиткәч, Курсави ваба чиреннән вафат була.

Иҗаты

Курсави үзеннән соң гарәп телендә язылган уннан артык хезмәт калдыра, татар телендә «Һәфтияк тәфсире»н («Коръәннең 1/7 өлешен шәрехләү») әзерли.

Болардан башка язган хатларының өзекләре сакланган; аларда галим ислам тәгълиматы мәсьәләләре буенча үзенең карашларын бәян итә.

Курсави ның аеруча билгеле булган «әл-Иршад ли-л-гибад» («Аллаһ коллары өчен нәсыйхәт») хезмәтендә фикъһның чыганакларына һәм нигезләренә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелә. Хезмәт бәхәс тудыра торган характерда һәм мөселман традицияләренә, тәкълид эзеннән баручы исламият галимнәренә каршы юнәлтелгән була.

Иҗтиһад нигезләрен яклап, Курсави хәдиснең фәкыйһләр фәтвасыннан өстен торуын раслый: хәдис нигезендә Мөхәммәд пәйгамбәр сүзләре ята, ә фәкыйһ сүзләре баштан ук хата булырга да мөмкин.

Курсави Коръәнне һәм Сөннәне өйрәнүдә ваемсызлык һәм сүлпәнлек күрсәтү нәтиҗәсендә галимнәр арасында килеп туган томаналык яңалыклар кертүгә – бидгатькә юл ача, дип саный.

Җәмгыятьнең төзәлү юлын Курсави кимчелекләрнең тамырын корытудан, кабат Коръән һәм Сөннәгә кайтудан, шулай ук, галим фикеренчә, һәр укымышлы мөселманның бурычы саналган иҗтиһадны яңадан торгызуда күрә. Курсави Коръән һәм Сөннәнең дин өлкәсенә караган кагыйдәләре камил һәм үзгәрми торган сыйфатка ия булуына басым ясый, иҗтиһадны бары тик хокукый нормаларга карата гына кулланырга мөмкин дип саный. Иҗтиһадны куллану өлкәсен шулай чикләү Аллаһның асылы, сыйфатлары, теге дөньяда биреләчәк җәза, фәрештәләр һ.б. турындагы бәхәсләр белән мәшгуль булган рәсми дин әһелләренә кискен каршы чыгуны аңлата.

Курсави үзенең оппонентларын Коръәндә Аллаһ тарафыннан нигезләнгән идеяләрне дөрес шәрехләмәүдә, Аллаһны кеше сыйфатларына ия дигән тупас мәгълүмат бирүдә гаепли. Иҗтиһадның кулланылышын социаль-хокукый характердагы мәсьәләләр белән чикләп, Курсави дин гыйлеме мәсьәләләрен җәмгыятьтәге проблемаларга якынайтуга аеруча зур әһәмият бирә, мөселманнарны тормышта актив катнашырга өнди.

Курсави шулай ук исламдагы шәригать белән килештерелмәгән мистик-аскетик агымның – суфичылыкның вульгар күренешләрен: ясалма диндарлыкны, читтән тыш аскетизмга бирелүне гаепли. Илаһият галиме әл-Газәли Әбу Хәмиднең фикерләрен яклаучы буларак, Курсави өчен суфичылыкның әхлакый нигезләрен традицион ислам гыйлеме белән бергә кушу – иң кыйммәтле хәзинә.

Курсави фикеренчә, үз карашларының хаклыгына ышанган галим, хәтта аның фикерләре күпчелекнең тәнкыйтенә дучар ителүгә карамастан, үз белүенчә эш итәргә хокуклы. Аерым шәхеснең үзбәясенә әһәмият биреп, Курсави хакыйкатьне яклаучы кеше җәмәгать белән бер тигез була ала, дип раслый.

Йогынтысы

Курсави идеяләре йогынтысында Ш.Мәрҗанинең карашлары формалаша, ул үз хезмәтләрендә Курсави тәгълиматының кайбер якларын үстерә.

ХХ йөз башында Курсави ның идеяләре Г.Буби, М.Бигиев, З.Камали һ.б. татар исламият галимнәренең хезмәтләрендә чагылыш таба.

Әдәбият

Мәрҗани Ш. Мөстәфадел әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан, 1989.

Абдуллин Я.Г. Татарская просветительская мысль (социальная природа и основные проблемы). Казань, 1976.

Юзиев А.Н. Татарская философская мысль конца XVIII–XIX вв.: в 2 кн. Казань, 1998.

Кемпер Н. Между Бухарой и Средней Волгой: столкновение Абу ан-Насра ал-Курсави с улемами-традиционалистами // Мир Ислама. 1999. 1/2.

Духовная культура и татарская интеллигенция: исторические портреты. Казань, 2000.

Kemper M. Sufis und Gelehrte in Tatarien und Baschkirien, 1789–1889: der islamische Diskurs unter russischer Herrschaft. B., 1998.

Автор – Г.Г.Идиятуллина