Белеме

Ахун гаиләсендә туа.

Башлангыч дини гыйлемне гаиләдә ала, беркадәр вакыт Казанның Апанай мәдрәсәсендә укый, Ростов-Дон шәһәрендә реаль лицей курсын тәмамлый.

Шуннан соң укуын Бохарада дәвам итә, гарәп һәм фарсы телләре, фикъһ һәм фәлсәфә буенча дәресләр ала, математика һәм астрономияне өйрәнә; Евклид, Пифагор һәм Архимед (аларның математикага кагылышлы кайбер трактатларын рус теленнән татар теленә тәрҗемә итә), Р.Декарт, Ф.Бэкон хезмәтләре белән таныша.

1896 елда Каһирәдәге әл-Әзһар университетына укырга керә. Ләкин андагы укытуның сыйфаты белән ризалашмыйча, Коръән тарихын үзлегеннән өйрәнә.

Соңрак Мәккә һәм Мәдинәдә белем ала. Һиндстанга сәяхәт кыла, анда исламият галимнәре белән аралаша, дин гыйлеме мәсьәләләренә кагылышлы бәхәсләрдә катнаша. 6 ай дәвамында Диюбент университетында, Бомбейда укый.

Каһирәгә кайткач, Коръән тарихын өйрәнүне дәвам итә, «Тарих әл-Кур'ан вә әл-Мәсахиф» («Коръән һәм аның тәфсирләре тарихы») трактатын бастырып чыгара.

1904 елда Россиягә кайта һәм Петербург университетының юридик факультетына ирекле тыңлаучы булып керә.

Журналистлык эшчәнлеге

1905 елда журналистлык эшчәнлеген башлый, Р.Ибраһимов белән берлектә Санкт-Петербургта «Өлфәт» газетасын оештыра.

Ул ябылгач, Казанга күчә һәм 1909 елга кадәр «әл-Лөзүмият» («Кирәкле булу»), «Әдәбият гараби илә гыйлем Исламия» («Гарәп әдәбияты һәм Ислам гыйлеме») фәнни хезмәтләрен нәшер итә. Аларда мәдрәсәләрдә кулланылган дин гыйлеме һәм фикъһ дәреслекләре тәнкыйтьләнә, исламның әдәби, фәлсәфи һәм дин гыйльменең бай мирасыннан тулырак файдаланырга тәкъдим ителә.

1909 елның башында Казанда басылган Коръәндә басмаханәләр тарафыннан җибәрелгән хаталарны төзәтү мәсьәләсен күтәрә. Бу тәкъдим җәмәгатьчелектә теләктәшлек таба.

Махсус төзелгән комиссия Истанбул, Каһирә, Һиндстанда басылган Коръәннәрдә дә шундый ук хаталар булуын ачыклый һәм чит илләрдәге исламият галимнәренә махсус мөрәҗәгать җибәрә.

Белем бирү өлкәсендә эшчәнлеге

1909 елдан Бигиев Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә диннәр тарихы, психология, гарәп теле тарихы, фикъһ дәресләре бирә, шәкертләр арасында урта гасыр ислам фикер ияләренең Аллаһ шәфкатьлелегенең универсальлеге хакындагы идеяләрен тарату белән шөгыльләнә. Коръән белән Сөннәттә китерелгән дәлилләргә нигезләнеп, Тәмугъның мәңгелек түгеллеген, Алла мәрхәмәтенең чиксез булуын, шул сәбәпле төрле дин тотучыларның, хәтта мәҗүсиләрнең дә ахыр чиктә кичереләчәген исбатлый.

Лекцияләре «Шура» журналында басылып чыкканнан соң, исламият галимнәре арасында кайнар бәхәсләр туа.

Ул шулай ук мөселман уку йортлары өчен яңа типтагы укыту программасы төзү белән дә шөгыльләнә, үз мәдрәсәсен ачарга җыена.

М.Бигиев – дин галиме

1910 елда Бигиев Финляндиядә була, кояш баемый торган якларны күрү тәэсиреннән «Озын көннәрдә руза» китабын яза. Анда ул, Коръәнгә нигезләнеп, төньяк киңлекләрдә Рамазан аенда ураза тоту мәҗбүри булмавын, махсус сәдака – фидиянең ураза тотуга бәрабәр икәнлеген бәян итә; «беренче гөнаһ» өчен Хаува түгел, ә Адәм гаепле, хатын-кыз ир-атның кабыргасыннан яратылмаган, бу фәкать аның нәфис һәм нәзберек табигатен чагылдыру өчен кулланылган әдәби алым гына, дип раслый.

Шул ук елларда Р.Фәхретдин үтенече белән ислам хокукы мәсьәләләренә багышланган махсус журнал проектын эшли һәм, шушы эшчәнлекнең нәтиҗәсе буларак, «Кавагыйде фикъһия» («Фикъһ кагыйдәләре») хезмәте дөнья күрә.

1912 елда Коръәннең татар теленә тәрҗемәсен нәшер итү өчен әзерли, әмма аны бастыру мөфти карары белән тыела.

1915 елда, мөселманнарның 1905–1906 елларда узган корылтайлары документларын кертеп, «Исляхат әсаслары» («Реформа нигезләре») җыентыгын туплый (сәяси эзәрлекләүләр аркасында ул басылмый кала). 1916 елда Бигиевнең «Зәкать» һәм «Шәригать әсаслары» («Шәригать нигезләре») фундаменталь хезмәтләре дөнья күрә.

Шул ук елда ул, хатын-кызларның тулы хокуклылыгын танырга һәм мөселман җәмәгатьчелеге тормышында аларның абруен күтәрергә чакырып, махсус программа тәкъдим итә. Аның шушы өлкәдәге теоретик эзләнүләре «Коръән Кәрим аять кәлимәләре хозурында хатын» (Берлин, 1933) китабында чагылыш таба.

Әлеге хезмәт ислам дөньясында тулысынча хатын-кыз мәсьәләләренә багышланган беренче фәтва булып тора. Трактатның төп фикере – хатын-кызны түбәнсеткән җәмгыять беркайчан да алгарышка ирешә алмаячак дигән караштан гыйбарәт.

Бигиевнең Россиядә басылган соңгы хезмәтләренең берсе – «Фикъһ әл-Коръән».

Большевиклар режимының ачыктан-ачык басымына карамастан, Бигиев царизм дәверендә үк башлаган мөселман халыкларын сәяси яктан азат итү көрәшен дәвам иттерә.

Иҗтимагый эшчәнлеге

М.Бигиев – «Иттифакъ әл-мөслимин» фиркасен оештыручыларның берсе.

1920 елларда мөселманнарның барлык мөһим корылтайларында катнаша.

1923 елда Берлинда аның «Ислам әлифбасы» буларак танылган «Ислам милләтләренә» китабы басылып чыга. Анда Бигиев марксизмны кискен тәнкыйтьли, аның мөселманнарга һәм исламга карата дошман булуын исбатлый.

Китап асылы белән Н.И.Бухаринның «Коммунизм әлифбасы»на җавап булып тора. Бу хезмәте өчен Бигиев төрмәгә ябыла. Бары тик дөнья җәмәгатьчелеге басымы нәтиҗәсендә генә иреккә чыгарыла.

Мөһаҗирлектә

1930 елдан соң чит илләрдә яши һәм фәнни эшчәнлеген дәвам итә, исламның төрле мәсьәләләренә караган (башлыча, гарәп телендә) күп хезмәтләр яза.

Бигиев тәкълид белән тәкфирне гамәлдә куллануга һәм калямга каршы чыга, Ибне Рөшд һәм әл-Газәли кебек фикер ияләренең күп кенә идеяләренә карата шик белдерә, иҗтиһад итү хокукын яклый һәм традицион ислам тарафдарларын тәнкыйтьли.

Шул ук вакытта дини ислахчыларның радикаль канатын Көнбатышка сукырларча иярүдә, мөселманнарга ят булган кыйммәтләрне үзләштерүдә гаепли. Көнбатышның тормыш итү өчен файдалы фән, техника, сәнәгать казанышларын кабул итәргә, ләкин ислам дөньясы өчен яраксыз һәм зарарлы рухи кыйммәтләреннән баш тартырга чакыра. Мөселман җәмгыяте яшәешен шәригать нигезендә корырга өнди.

Ул еллардагы геополитик вазгыятьне дөрес бәяләп, Беренче бөтендөнья сугышы ахырында ук дөньяны яңадан бүлешү өчен яңа сугыш булачагын һәм Көнбатыш цивилизациясен кризис көтәчәген алдан әйтә.

Бигиев бөтен гомерен исламның әсаси кыйммәтләрен кайтаруга багышлый һәм яшәешне шуларга нигезләнеп кору принциплары белән яши. Аның дин гыйлеменә кагылышлы идеяләре һәм дини-фәлсәфи фикерләре бөтен мөселман дөньясына тарала.

Муса Бигиев. Җәннәткә куылыш. 2009

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе

Хезмәтләре

Озын көнләрдә руза. Казан, 1911.

Рәхмәте илаһия борһанлары. Оренбург, 1911.

Бөек мәүзугъларда уртак фикерләр. СПб., 1914.

Ислам милләтләренә дини, әдәби, иҗтимагый вә сәяси мәсьәләләр вә тәдбирләр хакында. Берлин, 1923.

Коръән Кәрим аять кәлимәләре хозурында хатын. Берлин, 1933.

Избранные труды: в 2 т. Казан, 2005.

Әдәбият

Таймас Г.-Б. Муса Ярулла Биги: тормышы, эшчәнлеге вә әсәрләре. Казан, 1997.

Рахимкулова М.Ф. Медресе «Хусаиния» в Оренбурге. Оренбург, 1997.

Тоган З.В. Воспоминания. М., 1997. Кн. I.

Хайрутдинов А. Последний татарский богослов. Казань, 1999.

Gormez М. Мusa Carullah Вigiev. Ankara. 1992.

Автор – А.Г.Хәйретдинов