Г.Баруди – җәдитчелек хәрәкәтен оештыручыларның берсе.

И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Галимҗан Баруди. 2022

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1857 елның 5 феврале, Казан губернасы, Казан өязе Кече Кавал авылы – 1921 елның 6 декабре, Мәскәү; Казанда җирләнгән. 

Сәүдәгәрләр нәселеннән. Казанда «Касыймия» мәдрәсәсендә, 1875 елдан Бохарада белем ала.

Казанда 1882 елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен ача, аның мөдәррисе була.

Бер үк вакытта 1882–1917 елларда (өзеклек белән) 5 нче җамигъ мәчет (Галиев мәчете) имам-хатибы.

1891 елдан ул җитәкләгән мәдрәсәдә яңа ысул белән укыту кертелә (кара: Җәдитчелек), дөньяви фәннәрдән дә дәресләр бирелә башлый.

Бөтенроссия мөселманнары корылтайларында катнаша, 1906 елдагы корылтайда Диния нәзарәтен үзгәртеп кору комиссиясенең рәисе итеп билгеләнә, «Иттифакъ әл-мөслимин» партиясенең Үзәк Комитеты әгъзасы итеп сайлана.

«Әд-дин вә әл-әдәб» журналы нашире һәм мөхәррире (1906–1908, 1913–1917).

Бер үк вакытта «Идрисов, Галиев һәм К0 cәүдә йорты» ширкәттәше (1908 елдан «Милләт» ширкәте, китап һәм язу кирәк-яраклары белән сәүдә иткән).

1907 елда Казанда мәктәп-мәдрәсә укытучылары корылтаен оештыручыларның берсе.

Мөселманнар арасында панисламизм фикерен таратуда гаепләнеп кулга алына, 1908 елда Вологда губернасына сөргенгә җибәрелә. Берничә ай сөргендә булганнан соң, хаҗ кылырга рөхсәт алып, чит илгә китә, Мәккә, Мәдинә, Каһирә, Дәмәшкъ, Истанбул, Берлин шәһәрләрендә була. 1910 да Казанга кайта, панисламчылыкка бәйле рәвештә полиция тарафыннан даими күзәтелә, өендә берничә мәртәбә тентү үткәрелә.

1917 елда Бөтенроссия мөселманнарының корылтайларында катнаша; Мәскәүдә узган беренче корылтайда Эчке Россия һәм Себер мөселманнары мөфтие итеп сайлана.

Милләт Мәҗлесе депутаты (Уфа, 1917–1918), Диния нәзарәте рәисе (кара: Милли Идарә).

1918 елның яз айларында большевиклар хакимияте тарафыннан Милли Идарә оешмалары эшчәнлеге тыелгач, Милли Идарә вәкилләреннән бер төркем, шул исәптән Баруди да, Петропавел (Кызылъяр) шәһәренә китеп, эшчәнлекләрен дәвам иттерә.

1919 елның мартында Баруди Уфага мөфтияткә кайта. Шул елның июнендә берникадәр вакытка ВЧК (Всероссийская чрезвычайная комиссия) тарафыннан кулга алына. Азат ителгәннән соң мөфти вазифасын башкаруын дәвам итә.

1921 елда Мәскәүдә ачларга ярдәм оештыру эшләре белән шөгыльләнә.

Галимҗан Баруди. Җәзага икеләтә тартылган. 2009

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе

Хезмәтләре

Мөселман диненә багышланган хезмәтләр, шул исәптән гарәп, фарсы, төрки телләрдән тәрҗемәләр авторы.

Мәктәп-мәдрәсәләр өчен дин мәсьәләләре, арифметика буенча дәреслекләр, әлифба яза.

Замандашлары фикеренчә, Баруди тумыштан бик сәләтле, тирән белемле фикер иясе һәм оста оештыручы булган, ватанпәрвәр затлардан санала.

Әсәрләре

Нәмуна-и хисап. Казан, 1891.

Сәвад хан. 25 бас. Казан, 1891.

Лулат саләс. Казан, 1893.

Мәдхаль гарәбия. Казан, 1893.

Сарыф гарәби. Казан, 1898.

Хәтер дәфтәре. Казан, 2000.

Основы ислама. Казань, 1906.

Әдәбият

Акчура Й. Дамелла Галимҗан әл-Баруди. Казан, 1907.

Баттал Г. Казан төркиләре. Казан, 1996.

Хисаметдинова Л. Галимҗан Баруди һәм «Әд-дин вә әл-әдәб» журналы. Казан, 2001.

Надир Д. Галимджан Баруди – просветитель и реформатор // Татарстан. 1991. № 7.

Биктемирова Э.И. Педагогические воззрения и деятельность Галимджана Баруди: дис. ... Казань, 2002.

Юсупов М.Х. Галимджан Баруди. Казань, 2003.

Battal-Taуmas А. Alimcan Barudi. Istanbul, 1958.

Автор – Л.М.Айнетдинова