Биографиясе

1948 елның 1 августы, БАССРның Илеш районы Нәҗәде авылы – 2020 елның 27 марты, Казан.

1966–1968 елларда Илеш районы «Маяк» газетасында әдәби хезмәткәр.

Казан университетын тәмамлагач (1973), «Яшь ленинчы» (1990 елдан «Сабантуй») газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли.

1977–1983 елларда «Казан утлары» журналында өлкән мөхәррир, соңрак җаваплы сәркәтип.

1983–1986 елларда ТАССР Телевидение һәм радиотапшырулар дәүләт комитетында әдәби-нәфис тапшырулар редакциясенең баш мөхәррире.

1986–1995 елларда «Яшь ленинчы» газетасының баш мөхәррире.

«Татарстан» телеканалында «Шигъри тәлгәшләр» (1976–1983), «Ихлас» (1993–1995), «Китап» (2008 елдан) тапшыруларын алып бара.

1995–2014 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советында: Мәдәни һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссия рәисе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары (2000–2004), 2004 елдан ТР законнары текстларын тәңгәлләштерү комиссиясе рәисе.

ТР Балалар фонды рәисе (1988–1994). 2012 елдан «Татар гаиләсе» бөтенроссия иҗтимагый фонды рәисе.

1990–1995 елларда ТР халык депутаты, 1995–2014 елларда ТР Дәүләт советы депутаты.

И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Роберт Миңнуллин. 2022

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Иҗаты

Баштагы чор иҗатында дөньяга, табигатькә яңача карашлы лирик шигырьләре «Идел» альманахында, «Казан утлары» журналында, «Беренче карлыгачлар» (1970), «Безнең бәйрәмнәр» (1974) исемле күмәк җыентыкларда урын ала.

Аларның герое – шаян-шук фантазер, кызыксынучан малай. Шагыйрь балалар сөйләменә хас лексиканы, ятышлы гыйбарәләрне бик оста куллана, аларның интонациясен, күңел халәтен ачып бирә («Акбай цирк карый», 1978; «Айга очтык!», 1982; «Глядит в окошко человек», Мәскәү, 1986 җыентыклары).

Күп кенә әсәрләрендә көндәлек мәшәкатьләрне, өлкәннәр белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне, сабыйлар дөньясын калку сурәтли («Энекәш кирәк миңа», 1990; «Дөньядагы иң зур алма», 1992, – Һ.К.Андерсен исемендәге халыкара Мактаулы диплом, 1994; «Ох, уж эти взрослые!», 1993; «Күчтәнәч», 1995; «Алма бабай», 1997; «Возвращение», 2000; «Балачакка ешрак кайтыгыз», 2002; «Сөенсеннәр әле сабыйлар», 2002; «Мальчик, каких еще мир не видал», 2003, – җыентыклары).

Р.Миңнуллин иҗаты балалар тематикасы белән генә чикләнми. Аның шигырьләрендә мәхәббәт лирикасы, туган җир белән бәйле әнкәйләр темасы да зур урын алып тора («Бәхетле булыгыз!», 1976; «Мәңгелек сәфәр», 1983; «Әнкәйнең ак чәчләре», 1986; «Сандугачның туган көне», 1990; «Талбишек»,1995; «Әнкәй безне Сөннән алып кайткан», 2002; «Күңелләр нечкәргәндә», 2004; «Татарларым», 2012 җыентыклары).

Р.Миңнуллинның лирикасы тирән фәлсәфәгә корылган, милли мотивлар белән сугарылган. Шигъри теле юмор белән баетылган. Шигырьләре гади, аңлаешлы, төгәл, ачык детальләр хас.

Р.Миңнуллин поэзиясенең музыкальлеге күп кенә композиторларның да игътибарын җәлеп итә. Аның шигырьләренә композиторлар Р.Яхин, С.Садыйкова, Р.Ахиярова, М.Шәмсетдинова, Р.Хәсәнов, Р.Абдуллин, Ф.Әбүбәкеров, И.Закиров, О.Усманов язган җырлар аеруча популярлык казана.

Публицистик, әдәби тәнкыйть мәкаләләре «Шагыйрь генә булып калалмадым» (1998), «Мин – нечкә күңелле сәясәтче» = «Я – сентиментальный политик» (1999) җыентыкларына тупланган.

Әсәрләре рус, башкорт, украин, белорус, чуаш, азәрбайҗан, удмурт, мари, каракалпак, инглиз, поляк, төрек телләренә тәрҗемә ителә.

Бүләкләре

Р.Миңнуллин – Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге (1982), ТР Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге (1997), ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре (1998), ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының К.Насыйри исемендәге (2011) бүләге лауреаты.

Р.Миңнуллин – Һ.К.Андерсен исемендәге халыкара Мактаулы диплом лаураты (1992).

Истәлеге

Казанда шагыйрь яшәгән йортка (Толстой урамы, 16) истәлек тактасы эленгән (2022). 

Әсәрләре

Уфа-Казан юллары. Казан, 1998.

Сайланма әсәрләр: 4 томда. Казан, 2004.

Әсәрләр: 7 томда. Казан, 2008.

Ещё не вечер. Казань, 2008.

Әдәбият

Урманче Ф. Роберт Миңнуллин: шигъри осталык серләре. Казан, 2005.

Хәзерге татар әдәбияты һәм Роберт Миңнуллин. Казан, 2008.

Ар-Серш В. Путешествие с поэтом Р.Миннуллиным из Казани в Уфу и обратно. Казань, 2008.

Сарчин Р. Лирика Роберта Миннуллина. Казань, 2012.

Автор – Г.М.Габделхакова