- РУС
- ТАТ
бертуганнар, Кытай милли азатлык хәрәкәте эшлеклеләре
Әсгать Тимергали улы (1921 елның 12 гыйнвары, Синьцзян провинциясе Дуребуджин шәһәре — 1976 елның 1 июле, Синьцзян автономияле районы). Кытай КП Югары партия мәктәбен тәмамлый (Пекин, 1960 еллар). 1942–1944 елларда Голҗа шәһәрендә татар мәктәбендә укыта. Гоминьдан армиясенә каршы сугышларда катнаша; 1944–1949 елларда баш күтәрүчеләрнең баш штабы секретаре, Җәмәгать куркынычсызлыгы министрлыгында бүлек башлыгы, Шәркый Төркестан Халык Республикасы Милли армиясенең оператив бүлеге башлыгы. 1949 елда Яшьләр демократик берлеге секретаре, 1950 елдан Синьцзян-Уйгыр автономияле районы хөкүмәте әгъзасы, КП ҮК секретаре. КХРда «культура революциясе» вакытында репрессияләнә; үлгәннән соң аклана. 1980 еллар башында Урымчы шәһәрендәге «Революция корбаннары» каберлегенә күчереп җирләнә.
Мәргуб Тимергали улы (1923 елның 13 марты, Голҗа шәһәре — 1993 ел, Алма-Ата), генерал-майор (1955). Кытай Халык-азатлык армиясенең Югары хәрби академиясен тәмамлый (Пекин, 1960). 1941–1944 елларда Голҗада татар һәм уйгыр мәктәпләрендә укыта. Гоминьдан армиясенә каршы сугышларда катнаша; Шәркый Төркестан Халык Республикасы Милли армиясен оештыручыларның берсе. 1945–1955 елларда Кытай халык армиясенең Синьцзян Кораллы көчләре штабы башлыгы урынбасары. 1960 елның декабрендә СССРга күчеп китә.
Автор — М.Г.Госманов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.