- РУС
- ТАТ
Җәяүле буран вакытында яңа яуган кар бөртекләре кар капламы өстеннән 1,5-2 м га кадәр җиңелчә күтәрелә; астан себерә торган буран вакытында - җил тизлеге көчле һәм кар бөртекләренең 2-3 м га кадәр күтәрелүе күзәтелә; гомуми буран вакытында көчле җил исә (гадәттә, 10 м/с тан артыграк), кар ява һәм күрү ераклыгы начарлана (кайвакыт 100 м га кадәр һәм кимрәк).
Һава температурасы түбән (-15 °C тан түбән) булганда, көчле буранны кар бураны дип атыйлар. ТРда кышка хас күренеш. Октябрь аеннан апрельгә кадәрге чорда (урыны белән сирәк кенә сентябрьдә һәм майда) күзәтелә һәм уртача 24 көннән алып (Алабуга) 58 көнгә кадәр (Бөгелмә) була. Аларның күп өлеше декабрь-март айларына туры килә – аена 6-13 көн.
Бер буранның уртача дәвамлылыгы 7-8 сәгать, гомуми дәвамлылыгы 151 сәгатьтән (Алабуга) 345 сәгатькә кадәр (Тәтеш) тәшкил итә.
Буран вакытында горизонтның көньяк чиреге җилләре өстенлек итә (70-80% очракта). 80% тан күбрәк очраклар 0 дән алып -15 °C ка кадәр температурада күзәтелә.
Буран юлларда кар көртләре хасил итә, электр үткәргечләренең егәрлеген киметә, чыбыкларын өзә, басулардагы карны себереп чокырларга тутыра. Буран вакытында кырдан кар себертүне булдырмау өчен урман полосалары утырталар, кар өемен өстенлек иткән җилләр юнәлешенә аркылы итеп киртләү юлы белән кар тоталар.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.