Азнакай районы территориясендә. Сәпәй, Уразай һәм Ишкәй торак пунктлары янындагы Вәрәҗде һәм Эстәрле елгалары үзәннәренең сулъяк яр сөзәклекләрендәге, шулай ук Чәкән авылы янындагы Ык елгасының уңъяк ярындагы 5 участоктан тора.

1999 елда оештырыла. Мәйданы 4149,5 га. Чатыр тау һәм Чәкән аймагын үз эченә ала.

Чатыр тау (1972 елдан ТРның табигать истәлеге; мәйданы 130 га) – ТРның иң биек нокталарының берсе (321,7 м). Калкулык сөзәклекләрендә имән, кабар агачы, чикләвек куагы, өрәңге һәм миләш катыш куаклыклардан торучы яфраклы кече урманнар сакланган. Текә сөзәклекләрне куаклар үскән кыяк-кылганлы һәм төрле үләнле-солычалы далалар били. Биредә ТРда иң зурлардан саналган сөркә-байбак колониясе урнашкан, сукыр әрлән, Эверсман әрләне, соры әрлән, дала чуары (соңгы 3 төр ТРның Кызыл китабына кертелгән) ареалының төньяк чиге уза.

Чәкән аймагы (мәйданы 2073 га) төрле яшьтәге имән һәм наратлыклардан, карама, өрәңге һәм тәбәнәк миндаль, дала чиясе, буяу куагы, шомырт, чикләвек куагы, кошкунмас агач, гөлҗимеш, тубылгы куакларыннан торучы агачлыклардан тора. Саклаулык территориясендә үсемлекләрнең саклаулы төрләреннән садә оносма, эре чәчәкле тәңкәяфрак, шома сабаклы (голоножковый) сыргаташ, известь мәкәсе, йомыркасыман мәче борчагы, Лессинг кылганы, матур һәм каурый кылганнар, Исет ялмачасы, болын канәфере, дарулы шома көпшә, чөйсыман яфраклы аю табаны, җәрәфи үлән, гади дөгәнәк, биек ярмабаш печән үсә. Бөҗәкләр – спорадикус һәм йонеллюс төклетурасы, балтачы бал корты, уракчы кырмыска, адмирал һәм зәңгәр тасма күбәләкләр; кошлардан үләт бөркете, дала торымтае, лачын, сары корташар төрләре ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Саклаулык табигатьне саклау, фәнни-танып белү әһәмиятенә ия.