slide

Залесный поселогындагы урам

Казанның Киров районы

slide

Залесный поселогындагы торак йорт

Казанның Киров районы

slide

Татарстанның Орнашбаш авылындагы чишмә өстендәге корылма

slide

«Шәүкәт» мәчете. 1990 еллар

Татарстанның Әлки районы Базарлы Матак авылы

1 / 4

Бура һәм каркас конструкцияле корылмалар болгар чорыннан ук билгеле. Татар халык архитектурасының сакланып калган истәлекләре XIX йөз ахыры — XX йөз башына карый.

Татар авылларында П-рәвешендәге утарларның берничә төре: ишегалларының ачык яки кышка ябыла торган алынма түбәлеләре, йорт белән тоташкан яки хуҗалык корылмалары аерым урнашкан, бер яки ике ишегалды булган (каралтылы яки буш) төрләре төзелә. Рус утарларыннан аермалы буларак, йортлар утарның түрендә һәм хуҗалык каралтыларыннан аерым корыла.

Татарларда алты почмаклы йорт аерым ишекле өйаллары белән берләштерелгән ике тигез бүлмәдән торган. Йортларның өч яклы төре аеруча үзенчәлекле була — мичкә ягыла торган ир-атлар һәм хатын-кызлар ягын зур өйалды берләштерә. Өйалдына исә келәт һәм хуҗалык бүлмәләре урнаша. Йортлар еш кына чарлак белән төгәлләнә. Мондый йортлар, гадәттә, ике катлы булган. Аскы катның бер ягында келәт, икенчесендә аш бүлмәсе. Өске каттагы хуҗа бүлмәсенең тәрәзәләре урамга карый. Өйалды йортның ян диварлары ягына чыгып тора (планда әвернәсыман рәвештә), йортның композицияле һәм коммуникацияле үзәге булып әверелә. Келәтләрдән һәм баскычлардан башка, мондый йортларның икенче катында – гаиләнең өлкән әгъзалары, мезонинда кызлар өчен җылытулы бүлмәләр корыла. Хуҗалык каралтысы булган һәм буш ишегалдыннан өйалдына ике-өч ишек алып керә. Икенче кат һәм чарлак баскычлары уеп яки кырып ясалган текмәле рәшәткәләр белән бизәлә. Мондый йортларда галанка мичләре чынаяк кирпечләр белән тышлана.

XIX йөз ахыры — XX йөз башында Казан артының бай сәүдәгәрләре бер-берсенә тәңгәл, өйалды аша асылмалы галерея — коридор белән берләштерелгән традицион ике катлы ике өйдән торган комплекслы йортлар төзиләр. Йортлар такта белән тышлана. Беренче катларда амбарлар, кибетләр, аш-су, хуҗалык бүлмәләре урнаша, беренче йортның югары катында хуҗа һәм аның өлкән уллары, икенчесенең шундый ук катында хатын-кызлар яши. Тәрәзәле фронтоннардагы керентеле куышларга кызлар бүлмәләре корыла. Алар ябыштырылган «нурлар боҗрасы», декоратив колонналар һәм уеп ясалган рәшәткәләр белән бизәлә. Тәрәзәләр уеп бизәгән йөзлекләр белән каймалана. Өске рәшәткәләре уеп ясалган урам як коймалары, канатлары һәм баганалары уелган һәм ябыштырылган декор белән чуарланган капкалары (кысалы яки кыек түбәле) татар утарлары бизәлешенең үзенчәлекле өлеше булып тора. Татар халык архитектурасында шәһәр архитектурасы йогынтысында ордер элементлары да кулланыла. Утарларның капкалары һәм коймалары, йөзлек һәм фронтоннардагы ябыштырылган яки уеп ясалаган декор, фасад фрагментлары, ә кайвакыт бөтен өй берничә төскә буяп чыгыла. Бу аеруча Казан арты, Кама алды авылларына хас. Манарасы түбәгә урнаштырылган бер яки ике заллы агач мәчет традицион мәчетләр төренә керә.

XIX йөзнең 2 нче яртысында халык осталары шәһәр архит-расы йогынтысында манаралары бинаның төньягына урнашкан мәчетләр төзи башлыйлар. Мәчет бинасы бүрәнә бурадан салына. Беркадәр борынгырак мәчетләрдә михраб, болдыр һәм манара бүрәнәдән корылган. XIX йөздә бүрәнә манаралар каркас конструкциягә алыштырыла — вертикаль баганалар такта белән тышлана. Манара эчендәге бормалы баскыч мөәзинне азан әйтү мәйданчыгына (шәрәфәгә) алып менә. Шәрәфә әйләнәсе челтәрле балкон-галерея белән әйләндереп алына, ул мәэзәнә дип атала. Манара биек чатыр белән төгәлләнә. Мәчет һәм манара түбәләре яшел төскә, тышкы диварлар исә куе сары, күк, зәңгәр төсләргә буяла, кайвакыт ак юл белән аралаштырыла. Пилястраларны, лопаткаларны, тәрәзә йөзлекләрен һ.б. детальләрне төрле төсләргә дә, шулай ук ак төс белән аралаштырып та буйыйлар. Татар халык осталары мунча, амбар, шулай ук су һәм җил тегермәннәрен ике төрле: чатырлы һәм баганалы итеп төзиләр (Казан төбәгендәге башка халыкларда да киң тарала).

Совет власте елларында утарларның һәм торак йортларның әүвәлгечә бизәлгән уртача төрләре саклана һәм үсеш ала.

Әдәбият          

Ворбьёв Н.И. Материальная культура Казанских татар. К., 1953;

Татары. М., 2001;

Мухаметшин Ю.Г. Жилище татар Поволжья и Урала конца XIX — начала XX вв. К., 2007.

Автор — Х.Г.Надыйрова