100 гә якын төре билгеле, күбесенчә ике ярымшарның да (Австралиядән кала) уртача поясларында һәм тропик поясның тауларында таралганнар.

Татарстан территориясендә 3 төре бар. Иенке ярмабаш (M. nutans) барлык районнарда да, биек ярмабаш (M. altissima) һәм Трансильвания ярмабашы (M. transsilvanica) Идел алдында очрый. Яфраклы һәм нарат урманнарында, далаланган тау битләрендә үсә.

30-150 см биеклектәге үсемлек. Иенке ярмабаш һәм биек ярмабаш шуышма, Трансильвания ярмабашы кыска тамырчалы. Сабаклары туры, кытыршы. Яфраклары тар кыяк пластинкалы, йомык җиңсәле һәм кыска кыякчыклы. Чәчәк төркеме – күперенке яки башаксыман себеркәч. Башакчыклары 2-5 чәчәклеләр, ике җенесле 1-3 чәчәктән һәм чукмарсыман җитлекмәгән чәчәк үсентесеннән тора. Башакчыклар еш кына шәмәхә төстә. Җимеше – бөртекчә. Май-июльдә чәчәк аталар. Җимешләре июль-августта өлгерә. Орлыктан үрчиләр.

Агулы.

Трансильвания ярмабашы һәм биек ярмабаш – декоратив үсемлекләр; икесе дә ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Иенке ярмабаш