Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнология бүлеге татар халкының мәдәниятен, традицион көнкүрешен, шулай ук хәзерге этномәдәни, этносәяси һәм этносоциаль процессларны этнологик тикшеренүләрнең әйдәп баручы фәнни үзәге булып тора. Мәкаләдә төп игътибар бүлек эшчәнлеге юнәлешләренең берсенә – этнографик тикшеренүләргә бирелә. Авторлар татарлар этнографиясен мөстәкыйль академик юнәлеш буларак күрсәтү тарихын, аның төзелешен, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнология бүлеге этнографлары - әйдәп баручы галимнәр эшчәнлеге нәтиҗәләрен ачалар.

Сылтама ясау өчен: Мусина Р.Н., Суслова С.В. Академическая этнология в Татарстане: этапы становления и развития // Научный Татарстан. 2011. №3. С.62–66.

Мәкаләне йөкләп алу

Авторлар турында: Розалинда Нури кызы Мусина, тарих фәннәре кандидаты; Светлана Владимировна Суслова, тарих фәннәре кандидаты.