Биографиясе

1929 елның 11 апреле, Казакъстан АССР Актүбә шәһәре – 2006 елның 15 апреле, Әстерхан шәһәре.

1956 елда Мәскәү энергетика институтын тәмамлый. Куйбышев (1961–1964 еллар) һәм Ташкент политехник (1964–1972 еллар), Уфа авиация (1972–1980 еллар) институтларында мәгълүмат-үлчәү техникасы кафедралары мөдире, бер үк вакытта СССР Фәннәр Академиясенең Башкорт филиалында техник кибернетика лабораториясе мөдире.

1980–1992 елларда Ташкент авыл хуҗалыгы сугару һәм мелиорация ин-тында электротехниканың теоретик нигезләре кафедра мөдире.

1993–2003 елларда Әстерхан техник университетында технология процессларны автоматлаштыру кафедра мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре төрле физик табигатьле параметрлары бүленгән идарә итү һәм мәгълүмат системалары элементларын һәм җайланмаларын анализлау һәм синтезлау нигезләрен эшләүгә карый.

Даими һәм алмаш токларның контактсыз, сызыкча һәм функциональ элементлары, тизлекләр, тизләнеш һәм күчеш сизгечләре, фаза әйләндерү һәм башкару җайланмалары теориясе өлкәсендә тикшеренүләр уздыра.

М.Ф.Зарипов җитәкчелегендә төрле физик табигатьле һәм параметрлары бүленгән идарә итү системалары элементларын машинада синтезлау һәм тикшерү өчен кирәк булган мәгълүмат модельләренә тиңдәшле һәм охшатып төзелгән ысуллар эшләү үсеш ала.

М.Ф.Зариповның тикшеренү нәтиҗәләре нефть, химия-технология һәм авиация сәнәгате предприятиеләрендә гамәлгә кертелә.

Уйлап табуга 230 дан артык авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

Медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының алтын һәм көмеш медальләре, БАССР Югары Совет Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә (1979 ел).

Хезмәтләре

Элементы теории информационных моделей преобразователей с распределёнными параметрами. Уфа, 1983 (автордаш);

Энергоинформационный метод анализа и синтеза чувствительных элементов систем управления // Датчики и системы. 1999. № 5 (автордаш);

Use of Integrated Base of Knowledge on Physical Effects During Training the Engineers // Proceedings of the 30th SEFI Annual Conference «The Renaissance Engineer of Tomorrow». Firenze. Italy. 2002 (автордаш).