Биографиясе

1939 елның 16 октябре, Чаллы шәһәре – 2004 елның 25 гыйнвары, Казан.

Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң (1962), Красноармейск механикалаштыру фәнни-тикшеренү институтында (Мәскәү өлкәсе) эшли.

1965 елдан Казан химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтында: лаборатория (1968 елдан), бүлек башлыгы (1972 елдан), директор (1994 елдан), баш конструктор-бүлек башлыгы (1997–2003).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре көпшәле системалар өчен ату зарядларын проектлауга һәм төзүгә карый. Аткан вакытта оптималь эчке баллистика булдыру максаты белән дары һәм зарядларның кабыну, яну процессларын тикшерә. Тулысынча бөртекле дарылардан торган зарядлар булдыру эшендә катнаша: киеренке баллистикалы мондый зарядларның тотрыклылыгын тәэмин итүче – үзләре янып бетеп күчәрдә ялкынландыра торган металл көпшәләр уйлап чыгара һәм эшли; алар озынча заряд камералы арт. системаларында да кулланыла. Югары тизлекле ату системалары, шулай ук аеруча төгәллек һәм нәтиҗәлелек таләп ителгән атулар өчен баллистика һәм куллану характеристикалары югары булган зарядлар эшли.

147 фәнни хезмәт авторы. Уйлап табуга 142 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бүләкләре

СССР Дәүләт бүләге махсус машиналар төзү өлкәсендәге хезмәтләре өчен бирелә. Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш медале белән бүләкләнә.

Әдәбият      

Лучшие люди России: Энцикл. М., 2004. Ч. 2.