- РУС
- ТАТ
(Potamogeton), су кәбестәчәләре семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы
100 гә якын төре билгеле, бөтен Җир шарында таралганнар.
Татарстан территориясендә 29 төре бар. Ялтыравык су кәбестәсе (P. lucens), йөзгәләк су кәбестәсе (P. natans), сырлы су кәбестәсе (P. pectinatus) һәм башка барлык районнарда очрыйлар. Ике формалы (двухформный) су кәбестәсе (P. biformis), йогышсыз су кәбестәсе (P. fluitans), Циц су кәбестәсе (P. zizii) һәм башкалар — сирәк төрләр. Агымсыз һәм әкрен агымлы сулыкларда, сазлыкларда үсәләр. Тамыр системасы көчсез, тамырлары нәзек, җепсыман.
Сабагы 20–300 см озынлыкта. Яфраклары чиратлашкан яки җиңсәле, төрле формада (җепсыманнан киң эллипсыманга кадәр); су астындагылары элпәле, үтә күренмәле, йөзмәләре — тиречел. Чәчәкләре вак, күрексез, цилиндрсыман, башаксыман чәчәк төркемендә, су өслегеннән чыгып тора. Җимеше — чикләвекчек. Июнь–августта чәчәк аталар. Җимешләре июль–сентябрьдә өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл (тамыр бүлбеләрен бүлеп яки ботакларын тамырлатып) белән үрчиләр. Су кәбестәсе белән су моллюсклары, бөҗәкләр, балыклар туклана, куаклыклары — уылдык чәчү һәм яшь балыкларга яшеренү урыны.
Кайбер төрләре ондатра, кондыз, су кошлары өчен азык булып тора.
8 төре ТРның Казыл китабына кертелгән.
Йөзгәләк су кәбестәсе
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.