Ыкның сул кушылдыгы.

Озынлыгы 10,1 км, бассейнының мәйданы 51,8 км2.

Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгыннан, Баулы районында ага. Елга башы Ваешур авылыннан 1 км көнбатыштарак, тамагы Покрау Ырыстамагы авылыннан 1 км көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 258 м, тамагыныкы – 115 м. Су җыелу мәйданындагы урман күләме 32%.

Ваешур елгасының 1,6 км озынлыктагы бер кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,23 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,5-1 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Бассейнга еллык су агып төшүнең уртача күпьеллык катламы 93 мм, ташу агымы катламы 60 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрельнең беренче көннәрендә башлана. Ваешур елгасы ноябрьнең беренче ун көнендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,05 м3/с.

Суы язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 400-500мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л га кадәр.

Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.