Көнчыгыш Европа тигезлегенең көнчыгышындагы иң биек калкулык.

Татарстан һәм Башкортстан республикалары, Самара һәм Оренбург өлкәләре чикләрендә Идел, Кама һәм Агыйдел елгалары субүләрләрен хасил итә. Башкортстанның Бәләбәй шәһәре тирәсендәге биеклеге 420 м, Татарстанда (Оренбург өлкәсе чигендә) 381 м.

Пермь системасының известьташ, мергель, балчык һәм комташларыннан гыйбарәт.

Елгалар арасында төрле биеклектәге 2 денудацион тигезлек (300-400 һәм 200-240 м) бусагаланып аерылып тора. Елга үзәне сөзәклекләре асимметрияле, көньяк һәм көнбатышка караганнары текәрәк. Сөзәклекләр уалуга чыдам токымнар (известьташ һәм комташлар) белән катлау-катлау булып тармакланган. Бу токымнарның ныклыгы ерымнарга киңәергә ирек бирми.

Бүрәнкәсыман упкыннар һәм мәгарәләр рәвешендәге карст формалары киң таралган.

Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгыннан көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш Иделгә Олы Чирмешән, Сык; төньякка таба Камага Чишмә, Зәй, Ык; төньяк-көнчыгышка таба Агыйделгә Сөн, Чирмәсән, Дим елгалары коя.

Нефть, төзелеш чималлары (известьташ, балчык, ком, вак чуерташ) чыганаклары бар.

Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының Татарстанның төньяк-көнбатышындагы өлеше Бөгелмә яссы калкулыгы буларак билгеле.