Эчтәлек

Татарстанда елга портлары Идел (Казанда) һәм Кама (Чаллы, Чистай, Түбән Кама шәһәрләрендә) елгаларында бар.

Тарихы

Төбәк территориясендә беренче даими табигый пристаньнар X йөздән билгеле (мәсәлән, Ага Базарда, Болакта, Гостиный островта). Елга транспорты үсеше нәтиҗәсендә башка причаллар һәм дебаркадерлар да корыла башлый. Аларны дулкыннардан һәм ташу суларыннан саклау җайланмасы булмый; бөтен төр эшләр дә кулдан башкарыла.

Суднолар Парат, Спас, Чистай, Аракчино һ.б. затоннарда кышлый һәм төзәтелә. XIX йөз ахырында Казан тирәсендәге затоннарда гына да ел саен 700 гә якын пароход һәм баржа кышлый.

XIX йөзнең икенче яртысы – XX йөз башында Казан (Аргы һәм Бирге Усия (Устье), Бакалда), Чистай, Чаллы һәм Тәтеш пристаньнары иң эреләрдән санала.

Камадан Иделгә китерелә торган йөкләр өчен әһәмиятле туктау пунктлары булып Богородское авылы (хәзер шәһәр тибындагы Кама Тамагы поселогы) һәм Лаеш шәһәрендәге пристаньнар тора.

1860-1888 елларда Казан губернасында пристаньнар саны 41 дән 50 гә кадәр арта. 1875 елда Казаннан 7 чакрымда булган причалларга таба атлы трамвай юлы салына. Моннан соң да берничә мәртәбә шәһәр янында Идел белән канал аша тоташа торган порт кору проектлары эшләнә (алар техник һәм финанс кыенлыклары аркасында гамәлгә ашырылмый кала).

1930 елларда Казан пристаненда тасмалы һәм пластинкалы транспортерлар, тарту лебедкалары кулланылышка керә, тимер юллар үткәрелә. Бөек Ватан сугышы елларында фронт һәм хәрби сәнәгать ихтыяҗларын тоткарлыксыз тәэмин иткәне өчен Казан пристане илнең елга транспорты арасында беренче булып Дәүләт Оборона Комитетының күчмә Кызыл байрагы белән бүләкләнә (1942 ел).

Киләчәктә ул йөк күтәрүчәнлеге 2,5-5 т булган йөзмә, портал һәм автомобильле күтәрү краннары, электрокарлар, электро- һәм автотөягечләр белән җиһазландырыла, транзит йөкләр һәм пассажирларны ташуны тәэмин итә; 1948 елда порт статусы ала.

1953-1964 елларда Куйбышев сусаклагычын төзү барышында Казан шәһәре эчендә, ясалма саклана торган, тулысынча механикалаштырылган елга вокзалы булган яңа елга порты сафка баса. Казан елга порты РСФСР елга флоты министрлыгының тәҗрибә-күргәзмә предприятиесенә әйләнә (1963 ел), Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә (1971 ел). 1980 елга Казан портында төяү-бушату эшләрен комплекслы механизацияләү дәрәҗәсе 99% ка җитә.

1970 елларда Түбән Кама сусаклагычын төзү барышында Чаллы, Чистай һәм Түбән Кама пристаньнары тулысынча торгызыла, механикалаштырыла һәм җирле әһәмияткә ия портлар исәбенә күчерелә. Чаллы шәһәрендә шулай ук КамАЗның Идел-Кама буендагы иң зур йөк порты төзелә (сусаклагычның тулып җитмәве аркасында эшләми).

Татарстан елга портларын дамбалар һәм дулкын ваклагычлар саклый, алар судноларны төзәтү өчен техника белән җиһазландырыла; аларда причаллар, порт өчен яр буе, навигация җайланмалары һәм билгеләре, портал һәм йөзмә күтәрү краннары, күчмә һәм стационар транспортерлар, пневматик, гидравлик һәм насос урнаштыру, бункерлау өчен (судноларны ягулык белән тәэмин итү) җиһазлар, энергия-көч агрегатлары, яктылык, элемтә һәм янгыннан саклану системалары, ярдәмче суднолар, пассажирлар өчен елга вокзаллары, складлар һәм йөкләрне кыска вакытка һәм озак саклау өчен ачык мәйданчыклар, яннарына ук килгән тимер юллар һәм автомобиль юллары, тимер юл вагоннары өчен рампалар һ.б.ш. бар.

Республиканың төп Казан (мәйданы 22,3 га, шул исәптән йөк зонасы – 14 га) һәм Чаллы (мәйданы 11,4 га, шул исәптән йөк зонасы – 5,2 га) елга портлары «елга-диңгез» классына керүче судноларны кабул итә ала, 34,2 мең т га якын, шуңа күрә тәүлеккә 3,6 мең т йөкне үткәреп җибәрү, шул исәптән туры – су юлы аша да, катнаш – тимер юл-су юллары аша да контейнерлар уздыру мөмкинлекләре бар.

Казан елга порты инфраструктурасына кергән таможня терминалы чит илләрдән китерелгән йөкләр белән турыдан-туры эш башкаруга юл ача; елга вокзалы тәүлек саен туристлар һәм шәһәр яны теплоходларының 5,5 меңгә кадәр пассажирына хезмәт күрсәтә ала. Татарстан елга порты шулай ук руда булмаган төзелеш материалларын казып чыгаруны оештыра, республика һәм шәһәр яны линияләре буенча пассажирлар ташый, экскурсияләр үткәрә.

2000 еллар башыннан гидротехник корылмаларны һәм порт инфраструктурасын модернизацияләү буенча җитди чаралар уздырыла. 2005 елдан Алабуга шәһәрендә порт төзелә. 2006-2010 елларга Татарстан Республикасының транспорт комплексын үстерү программасында портларны торгызуны дәвам итү, яңа стационар причаллар төзү күздә тотыла. Порт хуҗалыгын алга таба үстерү респ-када комплекслы логистик үзәк булдыру белән бәйле.

Әдәбият

Опыт разрешения задачи о казанском речном порте. Казань, 1915.

Фурер Л.Н., Лукьянов Г.М., Синицына К.Р. Речники Татарии. Казань, 1977.

Александров И. Казанский речной порт: курс на устойчивое развитие // Татарстан. 2007. № 7.

Автор – С.Г.Белов