- РУС
- ТАТ
атналык республика яшьләр газетасы
1919 елның 25 октябреннән Казанда рус телендә нәшер ителә.
Исеме үзгәреп тора, өзеклекләр белән чыга: 1919–1925 елларда — «Клич юного коммунара», 1930–1933 елларда — «На штурм», 1938–1941 елларда, 1949–1991 елларда — «Комсомолец Татарии», 1991–1992 елларда — «Комсомолец Татарстана», 1992 елдан — «Молодежь Татарстана». Совет чорында ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты һәм ВЛКСМның Казан шәһәр комитеты органы.
Төрле елларда мөхәррирләре: «Клич юного коммунара» — А.Безыменский, Ю.Фемидин, Н.Абакумов, С.Заболотский; «На штурм» — С.Яхкинд, В.Сарапкин, П.Семёнов, В.Знаменский, В.Коган; «Комсомолец Татарии» һәм «Комсомолец Татарстана» — В.Федотов, Л.Ханин, А.Малов, Ф.Г.Надыйров, Н.Г.Харитонов, Е.Г.Ухов, А.П.Путилов, В.Н.Шевчук, Р.А.Ратникова; «Молодежь Татарстана» — Р.А.Ратникова, Ә.А.Кармеев, Р.М.Кадыйров, Р.В.Билалов, Б.А.Сруров, Т.Н.Вафина (2011 елдан).
Совет чорында партия һәм дәүләтнең яшьләр сәясәтен оештыручы булып тора, комсомол оешмалары, Татарстанның укучы яшьләре тормышын һәрьяклап яктырта, КПСС программасын тормышка ашыруда актив катнашырга чакыра.
ВЛКСМ таркалганнан соң, газетаны оештыручылар — Татарстан Республикасының Яшьләр оешмалары советы, Матбугат, телерадиотапшырулар һәм массакүләм коммуникацияләр чаралары министрлыгы, «Молодежь Татарстана» газетасы редакциясе.
2014 елда чыгудан туктый.
Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;
Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;
Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018;
Ершов А.Н. Молодёжная пресса Татарии (1917–1921 гг.). Казань, 1983.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.