Биографиясе

1914 елның 20 октябре, Казан губернасы, Зөя өязе (хәзер Апас районы) Янгилде авылы —  1986 елның 11 мае, Казан.

Җир җитмәү сәбәпле гаиләсе белән Төмән өлкәсенең Ялутор районы Алдыкәй авылына күченә, шунда урта мәктәпнең 5 сыйныфын тәмамлый.

Хәрби хезмәткә чакырылганчы, Свердловск (хәзер Екатеринбург) шәһәрендәге заводларның берсендә слесарь булып эшли.

1936–1938, 1939–1940 елларда һәм 1941 елның июненнән Кызыл Армия сафларында.

Совет-фин сугышында катнаша.

«Выстрел» югары офицерлар курсларын (Мәскәү өлкәсе Солнечногорск шәһәре, 1942), М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академия каршындагы тизләтелгән пехота курсларын (Мәскәү, 1944) тәмамлый.

1941 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 709 нчы укчы полкның укчы батальоны командиры (22 нче армиянең 178 нче укчы дивизиясе). Калинин, Төньяк-Көнбатыш һәм 2 нче Балтыйк буе фронтлары гаскәрләре составында Смоленск сугышында (1941), Ржев-Вязьма (1943), Ленинград-Новгород, Старорус-Новоржев, Режица-Двинск һәм Рига (барысы да — 1944) һөҗүм операцияләрендә, Курляндия ярымутравындагы сугышта (1944–1945) катнаша.

1942 елның 26 гыйнварыннан 5 февраленә кадәр Харино, Струй­ский һәм Фролово (Калинин өлкәсе Ржев районы) авыллары янындагы сугыш операцияләрендә батырлык күрсәтә. Алдан уйлап хәрәкәт итүе нәтиҗәсендә С.Х.Кәримов җитәкчелек иткән батальон дошманның күпсанлы хәрби техникасын юк итә.

1947 елдан запаста. Казан авиация институтында сантехник булып эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медаль белән бүләкләнә.

Истәлеге

Кәримовның бюсты Апаста Геройлар аллеясында урнаштырылган. Казан һәм Апасның бер урамына аның исеме бирелгән.

Әдәбият

В боях за Ржев. М., 1973;

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1984. Кн. 2;

Герои Советского Союза: краткий биографический словарь. М., 1987. Т. 1;

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2018. Т. 1. С. 408;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 74.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина